Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илья Вольфсон: «Районда бик күп эш башкарылган»

Шушы көннәрдә районга VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры Илья Светославович Вольфсон килде.

Аны район башлыгы Илдар Таҗетдинов озатып йөрде. Депутат «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Анда балалар һәм өлкәннәргә сәламәтлекне ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Рәсим Җамалиев район спортчыларының республика һәм Россия күләмендә ирешкән уңышлары, кайбер яшь спортчыларның Татарстан җыелма командалары составына керүләре турында сөйләде.

Аннары депутат күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты һәм аларның сорауларына җаваплар бирде.

Агротехник техникум бинасында булганда Илья Вольфсон заманча җиһазландырылган кабинетларны, спорт залын карады, әлеге уку йортында ничә студент белем алуы һәм нинди һөнәрләр үзләштерүе белән кызыксынды. Аннары ул агротехника техникумы хезмәт коллективы җыелышында катнашты. Агротехникум директоры Мансур Маннанов бу уку йортында югары профессиональ белемле һәм район, республика икътисадының күп кенә тармакларында кирәкле квалификацияле белгечләр әзерләнүе турында сөйләде. Бүгенге көндә әлеге уку йортында 220 студент белем ала, араларында Казан һәм Мәскәү өлкәсеннән килүчеләр дә бар.

Үз чыгышында Илья Вольфсон республикада һөнәри белем бирүгә җитди игътибар бирелүен һәм эшче һөнәрләрне әзерләү мәсьәләсенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул агротехникумда һөнәр алу өчен яхшы шартлар булуын әйтеп узды, коллективка хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу ахырында район башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, агротехникумда башка кирәкле эшче белгечлекләр буенча төркемнәр ачу һәм әзерләү буенча конкрет тәкъдимнәр кирәклеген әйтте.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса