Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсөяр Кәримова: " Охотниковлар - тырышлык һәм хезмәт белән гомер иткән гаилә"

 Ана булу - олы бүләк. Ул  - хатын-кыз тормышын мәгънә һәм шатлык белән тулыландыра. Әмма шул ук вакытта бу бик зур хезмәт тә. Надежда Ильинична Охотникова бу турыда яхшы белә.

Ул биш  кыз тәрбияләп үстергән һәм 2002 елда “Ана даны - Материнская слава” медаленә лаек булган.

Надежда Ильинична бүген Казанда кызы тәрбиясендә яши. Шуңа күрә без аның белән күрешә алмадык, телефон аша гына хәбәрләштек. Шалтыратуымның максатын белгәч, ул язмышы,  кызлары – Людмила, Татьяна, Ольга, Вера, Пелагея  турында сөйләп үтте.  Дүрт кызы Казанда, берсе Мәскәүдә яши икән.

- Сезнең өчен әни булу нәрсә ул? – дип сорыйм аннан.

 

- Балаларыңа яхшы ана булу өчен аларны яратырга, уңышлары булганда, уңышсызлыкларга юлыкканда да  ярдәм итәргә, теләктәш булырга кирәк. Гомерем буе алар өчен җан атып яшәдем.  Олыгайган көнемдә алар да мине бик кайгырталар, тәрбиялиләр. Хәтта шифаханәгә юллама алып бирделәр. Мин лаеклы ялда, оныкларымны тәрбияләргә ярдәм итәм. Әле бер кызыма, әле икенчесенә барам. Һәр атна саен Корноуховога кайтам. Безнең умарталарыбыз бар, 20 еллап  умартачылык белән шөгыльләнәбез, - ди ул.

Надежда Ильинична Новоселка авылында туа. Аларның гаиләсе ул үсмер чакта ук Корноухово авылына күченгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый ул.  Аннан соң авыл җирлеге Советына баш хисапчы булып эшкә урнаша. Булачак ире Александр белән клубка кинога килгәч танышалар. Александр да училищега укырга килгән була. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булып гаилә корып җибәрәләр. Утыз җиде ел парлы гомер кичерә алар. Җиде ел элек ире гүр иясе булган.

- Балаларыгыз сезнең өметләрне акладымы?- дип сорыйм.

 

- Мин балаларыбызның игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булып үсүен теләдем. Без, әлбәттә, улларыбыз булуын да көткән идек, язмыш безгә кызлар гына бүләк итте. Мин язмышыма алар өчен бик рәхмәтле. Без ирем белән беркайчан да башкаларга ярдәм итүдән баш тартмадык. Тормыш иптәшем балыкчы һәм аучы иде. Машиналарны ремонтлау белән дә шөгыльләнде. Тормышта төрле хәлләр булды. Төнлә дә ярдәм сорап киләләр иде. Шөкер, балаларыбыз да ярдәмчел булып үстеләр. Аларны укытып, югары белем биреп, җәмгыять өчен файдалы кешеләр итеп тәрбияли алдык. Балаларым, оныкларым исән-сау яшәсеннәр өчен мин көн саен дога кылам, - дип сөйли ул.

- Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый инде.  Ир белән хатын, ата-ана һәм балалар арасында да үпкәләшүләр булгалый. Сезнең гаиләдә мондый хәлләр булдымы һәм аны ничек хәл итә идегез?

- Мондый очракларда без тиз арада суына һәм үзебезне тыныч тотарга тырыша идек. Бер-береңә юл куя белергә, кайвакыт дәшми калырга да кирәк, - диде Надежда Ильинична.

 -“Ана даны” медале белән бүләкләнгән вакытта нинди хисләр кичердегез?

- Әлеге бүләккә 10 кеше тәкъдим ителгән иде. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Әлбәттә, мин бик сөендем.

 

Корноухово авыл җирлеге сәркатибе Илсөяр Кәримованың бу гаилә турындагы фикере белән кызыксындым мин. «Охотниковлар - тырышлык һәм хезмәт белән гомер иткән гаилә. Надежда Ильинична -  гомерен гаиләгә, балаларга багышлаган хатын-кыз. Ул 30 ел баш хисапчы булып эшләде, үз вазифаларына җаваплы карады. Машинасы ватылса, яки юлда калса авыл халкы аның иренә мөрәҗәгать итә иде. Балалары да бик тырышлар, яхшы укыдылар. Әти-әниләренә хөрмәтләре зур булды», - дип сөйләде ул.

 

 

Надежда Ильинична белән әңгәмә барышында, аннан игелеклелек һәм ярдәмчеллек турында берничә тапкыр ишеттем. Бер-береңне аңлау, теләктәш булу гаиләнең тотнагы шул. Үз үрнәгендә балаларында әлеге сыйфатларны тәрбияли алган ата-анага мактау сүзләре генә әйтәсе килә.

 

 

Таңсылу  Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса