Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова Тямаевның хыянәте хакында: «Фирдүс, син алдарсың дип уйламаган идем»

Хәтерлисезме, сентябрь башында бар артистлар эстафетада катнашып алган иде? Берәүләр концерт сезоны башлануы уңаеннан эстафета ясап, икенчеләре борыч ашап шулай ук ярышта узыштылар. Күптән түгел соңгы эстафетаның серен Фирдүс Тямаев чиште.

 Җырчы Фирдүс Тямаев бу эстафетаны башлап җибәргән кеше. Күз яшьләрен чыгарып, кыю Фирдүс рәттән берничә ачы борыч ашаганын видеога төшереп ала. Әмма бу дөрес булып чыкмаган, ул ашаган борыч бөтенләй ачы булмаган. Илсөя Бәдретдинова моны ишеткәч шакката: «Мин чынлап торып ачы борыч ашадым! Фирдүс мине алдар диеп уйламаган идем! Бөтен җирдән төтен чыкты, ләкин мин, Фирдүс ашады дип, ашадым бит!», дип зарлана җырчы видеода.

Без дә Илсөя кебек беркатлы икән. Фирдүснең ачы кызыл борыч ашаганына ышанып, түземлегенә гаҗәпләнгән идек. Кем аны алдар дип белгән?

Автор: Г. Вәлиева.

http://www.sahne.ru/kheberler/13260.html

rsloboda-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса