Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсур Садыйков : " Коллективны да яшәртте, укучыларны да үз фәненә гашыйк итте."

Аңа табигать хатын-кызга хас асыл сыйфатларны өеп биргән. Зирәклек, сабырлык, тыйнаклык... Тумыштан ук мөгаллимә булып яратылган дию, шулдыр күрәсең.

Эшкә беркайчан да соңарып йөрергә гадәтләнмәгән Галия ханым, бу юлы да ашыкмыйча гына урамга чыкты. Кышкы аклыктан күз чагылырлык, яңа явып үткән кар бөртекләре энҗедәй ялтырап сукмакларга сибелгән. Җәяүлеләр урамда сирәк очраса да, һәрбер кеше бик җылы, якын итеп исәнләшеп уза. Әллә иртәнге саф һавадан, әллә табигатьнең шушы аклыгыннан җанга ниндидер талгын рәхәтлек, иркенлек сарыла. Ярата ул табигатьнең шушы фасылын. Күңеле беркайчан да каралыкны кабул итмәде, керсез, чисталыкны өстен чыгарды. Укучыларында да намус дигән төшенчәне алдын куйды. “Юкка гына мөгаллимә булмагансың син”, диярләр иде танышлары. Нишлисең, хыялындагы укытучы һөнәрен үз итте шул. Һәм беркайчан да үкенмәде. Хезмәтенә ихласлык белән гашыйк булды, балаларны бөтен йөрәге белән яратты.

Уйларына бирелеп мәктәпкә килеп җиткәнен сизми дә калды Галия Шәмсевәлиевна. Ишек төбеннән үк каршы алган укучылары белән исәнләшеп класска үтте. Дистәләрчә еллар арытмаган, һаман саен үзенә тартып торган авыр чишелешле мәсьәләләр, катлаулы саннар белән тулы математика дәресе башланды...

...Укытучы исемен горур йөрткән, аңа гомере буе тугры калган Галия Зәйнетдинованың эш иртәсеннән гадәти бер эпизод бу. Йөзләгән балаларга белем биреп, аларны мәктәптән мөстәкыйль тормыш юлына озаткан хөрмәтле мөгаллимә бүген үзе дә ике “5” лелек гомер юлын барлый. Укытучы буларак башланган хезмәт юлыннан директор вазыйфасына кадәр күтәрелгән вакытларында да сынатмый ул. Күңелен биреп эшли, гадел, таләпчән була. Район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан килгән Мактау грамоталары аның нәтиҗәле тырыш хезмәтен хаклы бәяли. Бу хакта район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Мансурович Садыйков сүзләрен китерү хәерлерәк булыр.

–Галия Шәмсевәлиевна белән без хезмәт юлын бергә башладык дисәм дә була. Мин Масловка мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары идем. 1989 елда Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап кайтты ул. Яшь, энергияле, эшлим дип ут янып торган чагы. Мин физика фәненнән укытам, ул математикадан. Коллективны да яшәртте, укучыларны да үз фәненә гашыйк итте. Бердәм, тату эшләдек. Соңыннан аны Рус Әшнәге мәктәбенә алдылар. Анда берничә ел укытканнан соң район мәгариф бүлегенә методист булып килде. Мәктәпләрне компьютерлаштыру чорына туры килгән елларда мәгълүмати-методик үзәкне җитәкләде, компьютер технологияләрен кертү өстендә нәтиҗәле, зур эш башкарды. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә директор булып эшләгән елларында да коллектив күркәм күрсәткечләргә ия булды. Хәзерге вакытта да ул әлеге мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә. Бүгенге көндә фән олимпиадаларында, дәүләт имтиханнарында булсынмы – югары сыйныф укучылары математика фәненнән яхшы нәтиҗәләр бирә икән, бу инде мөгаллимәнең зур уңышы, – диде ул.

Монда янәдән сүзләр өстәү артык булыр иде. Җитәкченең югары бәяләмәсе иң гаделе, хаклысы дияр идем.

Хезмәтеннән ямь тапкан Галия ханым, бүген бәхетлеләрдән.  Киңәшкә әтисе янәшәсендә, ул-кызы да  йөзенә кызыллык китерә торганнардан түгелләр. Ләйсәне әнисе юлыннан китеп укытучы һөнәрен сайлаган. Инглиз һәм немец телләрен яхшы белә.  Германиядә укып өстәмә белем үзләштергән. Улы Алмаз ике һөнәр иясе – энергетик һәм оста зәркәнче. Аның кулларыннан бик күп бизәнү эшләнмәләре коелган. Шуның белән бик күпләргә матурлык, сөенеч өләшкән ул.

 Ә без исә Галия Шәмсевәли кызы Зәйнетдиновага киләчәктә дә хезмәтендә яңа үрләр теләп калабыз. Иң мөһиме–сәламәтлек, күңел тынычлыгы булсын!

Фәрвәз Каюмова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X