Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсур Садыйков : " Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, изгелекле күңелегез өчен без сезнең алда бурычлы."

Бу көннәрдә илебездә күркәм бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелде.

Аның максаты - хатын-кызның, аналарның дәрәҗәсен күтәрү, тормыштагы кыйммәтен аңлату, гаилә нигезләрен ныгыту. Әлеге көн беркемне дә битараф калдырмый. Бу көнне Әниләргә генә тиешле  иң матур сүзләр әйтелә, изге теләкләр җиткерелә.

26 ноябрь кичендә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт программасы да үзгә бер җылылык белән барды. Моны залдагы тамашачы  бер караштан тоемлады һәм һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

Хатын-кызларны бәйрәм белән котларга сәхнәгә район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков күтәрелде.

Әниләр хөрмәткә һәрдаим лаеклылар. Шуңа да бу көн, кадерле әниләр, сезгә ихтирам һәм яратуыбызны белдерү, җәмгыятьтәге ролегезне тану өчен бер форсат. Сезгә карата рәхмәтебез чиксез. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, изгелекле күңелегез өчен без сезнең алда бурычлы. Сәламәтлек телим, гомер юлыгыз озын, куанычлы булсын, - диде ул һәм район башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән залдагы барлык аналарга ак чәчәкләр бүләк ителде. Бу әлеге чараны тулыландырган иң матур мизгелләрнең берсе иде.

Рәхмәт сезгә, Әниләр! Рәхмәт сезгә, шундый җылы бәйрәм атмосферасы тудырган, матур җырлары, шигъри бәйләмнәре белән тамашачыны сөендергән мәдәният хезмәткәрләре! Һәр көнебез сөенечләргә бай, бәхетләргә тулы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса