Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илнур Фәйзуллинны чит илләрдә дә беләләр

Казан фәнни-тикшеренү технологик университетында (КНИТУ-КХТИ)  эшләүче һәм фәнни эш белән шөгыльләнүчеләр, зур казанышларга ирешүчеләр арасында Балык Бистәсе егете дә  бар.  Шундыйларның берсе –техник фәннәр кандидаты, доцент Илнур Фәйзуллин.

Илнур Зиннур улы әлеге югарылыкка, галим дәрәҗәсенә күтәрелгәнче шушы университетның Полимерлар институтында югары белем алып, инженер квалификациясенә ия була, алга таба укуын аспирантурада дәвам итеп “Эластомерларның химиясе һәм аларны эшкәртү технологиясе” кафедрасында ассисент булып эшли, фән кандидаты диссертациясен яклый.
Тиешле нәтиҗәләргә көндәлек, тирәнтен һәм эзлекле,  тырыш хезмәт  куймыйча гына ирешеп булмый. Безнең якташыбызның казанышлар исемлеге дә бик “саллы”. Ул 2013 нче елда  укуда бик яхшы билгеләре һәм фәнни эзләнүләрдәге уңышлары өчен Казан шәһәре мэрының атаулы стипендиаты; университетта оештырылган “Ел отличнигы” конкурсында “Елның фәнни казанышы” номинациясендә җиңүче; Рәсәй хөкүмәтенең өстенлекле юнәлешләр буенча стипендиаты (2014); Рәсәй Федерациясе Президентының өстенлекле юнәлешләр буенча стипендиаты (2015), “Татарстан Республикасы иң яхшы яшь галиме”  республика конкурсының (2014-2016) финалисты, “Татарстан Республикасында 50 иң  инновацион идея” конкурсында җиңү яулаган проекты өчен стипендиат (2017) һәм башка күп төрле казанышлар.  Илнур Фәйзуллин бөтенрәсәй һәм халыкара конференцияләрдә, симпозиумнарда һәм күргәзмәләрдә еш катнаша. Ул 70 тән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән илебез, чит ил басмаларында дөнья күргән уку әсбаплары, монографияләр, доклад тезислары, статьялар авторы. Аның ачышлары Казандагы “ВР-Пласт” җәмгыятендә кулланыла. Интеллектуаль милке ачыш буларак Рәсәй Федерациясенең патенты белән сакланган.
Хәзерге вакытта ул “Эластомерларның химиясе һәм аларны эшкәртү технологиясе” кафедрасында доцент буларак хезмәт куя, полимерлардан эшләнгән перспективалы, технологик һәм эксплуатацияләү үзлекләре яхшыртылган композит  материаллар булдыру өстендә эшләүче  фәнни төркемне җитәкли.
Ни өчен соң әле Илнур Фәйзуллин үзенең тормышын нәкъ менә химия технологияләре белән бәйли? Бу сорауга ул болай дип җавап бирде:
- Минемчә химиягә тартылуыма Шомбыт урта мәктәбендә укыганда  бу фәннән белем бирүче Габделхак Хәмит улы  Гайнуллин тәэсире көчле булгандыр, мөгаен. Ул еш кына: “Химия булышлыгы белән тудырылган әйберләргә шаккатырга гына кала”, - ди торган иде. Бу фәннән аерым бер очракларны тирәнтен өйрәнү өчен без еш кына дәресләрдән соң да кала идек. Болар миңа бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда, университетка кергәндә нык ярдәм иттеләр.
Мәктәптә нигездә “бик яхшы” билгеләренә укыдым. Ел саен мәктәп олимпиадаларында катнаша идем. Сыйныф җитәкчебез Алексей Ильич Тимофеев безнең өчен  үрнәк һәм гаделлек “өлге”се булды. Аның безнең һәрберебезгә булган ышанычы, түземлелеге, эш сөючәнлеге  сыйныфыбызны берләштерде, дуслаштырды. Публикацияләр һәм документлар белән эшләгәндә биргән белемнәре өчен һәрчак рус теле укытучысы Тамара Александровна Емельянованы искә төшерәм, мең-мең рәмәтләр укыйм.  
Химия технологияләре өлкәсендә фән белән шөгыльләнүемне университетның соңгы курсларында башладым. ”Агач полимер композитлар” («Древесно-полимерные композиты (ДПК)» дип аталган диплом эшемнең тематикасы мине кызыксындырды. Әлеге заманча материал модификаторлар белән берлектә полимер бәйләүче һәм тутыргыч буларак  агач калдыклары кулланудан тора. Аны җитештерү күп кенә күләмдә  урман массивларын саклап калырга, экологик мәсьәләне дә хәл итәргә булышачак. Бу проблеманы уңай хәл итү миндә кызыксыну уятты. Ник дигәндә, минем әти гомер буе урман хуҗалыгында эшләде. Делянкаларны кискәндә һәм агачны (кругляк) эшкәрткәндә бик күп калдыклар барлыкка килә. Чит илләрдә бу мәсьәләне хәл итүгә җитди карыйлар. Ә бездә әле бу башлангыч этапта гына.
Полимер җитештерү һәм аларны куллану арта бара, елдан-ел актуальләшә. Тикмәгә генә без куллана торган әйберләребезнең күбесе алардан ясалмаган. Нигезен полимерлар тоткан композитлар өстендә эшләү-куллану һәм файдалану үзлекләре яхшыртылган перспектив материаллар ачуга китерә. Менә шушы юнәлешне экологик мәсьәләләрне хәл итү белән бергә бәйләп мин яңа материал уйлап табу өстендә эшли башладым.
Шушы ук университетта аның ике энекәше - Айнур белән Рәзил дә укыйлар. Айнур бакалавр дәрәҗәсен ала, кызыл дипломга ия була. Ул шулай ук фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә. 2015 нче елда, “Татарстан Республикасында 50 иң  инновацион идея” конкурсында җиңү яулаган проекты өчен стипендиат, диплом белән бүләкләнә. Узган ел университетта оештырылган “Ел отличнигы” конкурсында “Елның фәнни казанышы” номинациясендә финалда катнаша, Татарстан Республикасы Фәннәр академисе (2016), Рәсәй хөкүмәтенең (2016); Рәсәй Федерациясе Президентының (2017) стипендиаты. Айнур абыйсы төркемендә фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә башлаган. Хәзерге вакытта 2 нче курста укый, магистр диссертациясен якларга  җыена. Ә Рәзил 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң  урта профессиональ белем факультетына укырга кергән. 
Кешенең язмышы күп очракта гаиләдә нинди тәрбия алуына бәйле.
- Балачактан әти-әни безне хезмәт сөяргә, тәртипле булырга, өлкән буынны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Безнең әти таләпчән кеше, шуңа җитди тәрбия алдык, үз чиратында бу сыйфат безгә вакытыбызны әрәм-шәрәм итмәскә өйрәтте,- ди Илнур.
Илнур Зиннур улы гаиләсенең, дусларының, якын кешеләрнең кадерен белә, эчкерсезлекне, максатчанлыкны, тормышта нәрсә булса да уйлап табуны зур бәяли. Университетта волейбол уйный, шулай ук чаңгыда йәрүне һәм таудан шуу белән мавыга. Балачактан әтисе белән бергә Чулман елгасында балык тоту әле дә онытылмаган, яраткан шөгыле. Ул сәяхәт кылырга ярата, күп илләрдә булырга өлгергән. 
Өч бертуган һәр атна саен диярлек туган авыллары Чыршылы Елгага, әти-әниләре янына кайтып йөриләр, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәләр, хуҗалыкта булышып үзләренең өлешләрен кертә алуларына сөенәләр.

Таңсылу Минһаҗева.
   
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X