Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илназ Минвәлиев гаиләсендә зур кайгы

Җырчы Илназ Минвәлиевның әтисе вафат. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә.

«Дусларым, гаиләбезгә кайгы килде. Иң кадерле кешебез — әтиебез бакыйлыкка күчте. Әтием, караңгы гүрләрен якты, рухың шат, урының җәннәттә булсын. Тыныч йокла, әтиебез», — дигән ул.

«Урыны оҗмахта булсын. Кичә генә күңелле итеп туган көнен уздырдыгыз бит. Язмыш, язмыш, нигә шундый ачы син? Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен», — дип язган инстачылар.

Сәхнәдәшләре һәм виртуаль дуслары да артистның авыр кайгысын уртаклаша.

Илназ Минвәлиев сторисларында кичә генә әтисенең 70 яшьлек юбилееннан видеолар урнаштырган иде. Илназ белән кияүләре тәмле итеп хашлама пешерәләр. Җырчының шат күңелле әнисе инстачыларга сәлам җибәрә. Кичке табын артында Минвәлиевларның барлык туган-тумачалары җыелышкан, Илназның улы Азат гармунда уйный.

Кеше үләсен алдан сизә, диләр бит... Бу шау-шулы бәйрәмдә юбиляр үзе генә бик моңсу күренә...

 Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/30-07-2021/kich-gen-yubileen-uzdyrdygyz-bit-ilnaz-minv-liev-gail-send-zur-kaygy-5832070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X