Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илназ Баһның якын дусты вафат булган

Аңа нибары 37 яшь булган

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның якын дусты фаҗигале төстә вафат булган. Илназ мәрхүм дусты Иреккә багышлап “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын башкарды. Көен үзе иҗат иткән, сүзләрен Радик Муслухов язган.

“Бүген бик авыр көн булды, дуслар. Бик яшьли арабыздан якын дустым Ирек Рөстәм улы фаҗигале рәвештә көтмәгәндә, уйламаганда бакыйлыкка китеп барды.

Ярдәмчел, туган җанлы, дус җанлы иде, гади кешеме, баймы - бертигез күрде. Рәхәтләнеп бии, җырларга ярата иде, күңеле киң, йөрәге зур иде аның.

 

Әти-әнисе, тормыш иптәше, абый-энеләре, барча якыннарына сабырлык телим. Бик авыр, бииик авыр кайгы...

Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, Ирек дус”, - дип язган Илназ.

Безгә билгеле булганча, Ирекне бассейнда ток сугып үтергән. Аңа нибары 37 яшь булган, ике баласы калган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/ilnaz-bany-yakyn-dusty-lgn-yrge-zur-ide-any

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса