Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиләклекне эшкәртергә вакыт

Бакча җиләгенең (халык телендә – виктория) ремонтант булмаган сортлары уңыш бирүен тәмамлады.

Әмма ул үскән түтәлләрдә эш бетте, дияргә ашыкмыйк әле.

Киресенчә, биредә ничаклы җитезрәк кылансак, киләсе елда уңышыбыз шулкадәр мулрак булыр.

Галим-бакчачы Фарсил ага Зыятдиновның әйтүенчә, бакча җиләге мыекчаларының беренче-икенче буынында үскән розеткаларын июльнең 25еннән – августның унысына чаклы утыртып өлгерергә кирәк.

Соңга калсак, кышын туңулары ихтимал. Исән-сау кышлаган очракта да, яшь үсентеләрнең киләсе язда көчәеп үсеп китүе икеле.

Розеткаларны теләсә кайсы төптән сузылган мыекчадан алырга ярамый.

Ул бары тик быелгы җәйдә әйбәт уңыш биргән ана үсемлектән генә кисеп алына. Һәм кимендә өч-дүрт яфрагы, әйбәт үскән тамырлары булган хәлдә черемә, комплекслы ашлама, көл кертеп, берничә көн алданрак казылган, әйбәтләп сугарылган, соңыннан төбе мүлчәләнәчәк ояга 2-3 данәдә, рәттәге үсемлекләр араларын кимендә 30-40 см, рәт араларын 50-60 см калдырып күчереп утыртылырга тиеш.

Яшь үсентеләр кызу кояшта сулмасын өчен, өсләренә 17 миллиметрлы ак төстәге тукылмаган материал тарттырып куябыз.

Суны шуның өстеннән генә сибәргә дә ярый. Быел җиләк биргән түтәлнең үзен нишләтергә, дигән урынлы сорау туа.

Әгәр үсемлекләргә биш-алты яшь булса, аларны кызганмыйча казып ташлап, сабакларын яндырырга яки компост өеменә илтеп слып, өстенә известьле су сибәргә кирәк.

Туфракка черемә, көл сибеп, түтәлгә рапс, гәрчич, фацелия, вика, борчак сыман берәр сидерат культура чәчеп куябыз. Шул рәвешчә, туфракны зарарсызландырабыз, табигый азотка, микроэлементларга баетабыз.

Көз азагында бу урындагы үсемлекләрнең сабакларын чабып алып, туфрагын әйләндереп казып, сарымсак, вак чемчек суган утыртып калдырырга була. Бер шартны онытмыйк: монда җиләк түтәлен бары тик дүрт елдан соң гына ясарга ярый.
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ilklekne-eshkrterg-vakyt

e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса