Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илгәрәй гаиләсендә күңелсез хәл

Илгәрәйнең әтисе арабыздан киткәненә 115 көннән артык вакыт узган икән инде. Берничә көн элек популяр җырчы һәм алып баручы тагын бер күңелсез хәбәр җиткерә.

 Илгәрәй гаиләсенең әгъзасы вафат булган. «Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде. Әти аны шулкадәр яратты. Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр, әти, аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң, без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты. Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде... Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды», – дип яза артист.

 

фото, чыганакhttp://www.sahne.ru/news/xeberler/ilgry-gailsend-kelsez-khl

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X