Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илфар Габдрахманов: "Герой исеменә тәкъдим ителеп, бүләкләнмичә калган батырларыбыз бар әле. Алар арасында авылдашымның булуы шатландыра "

Тарихыбызда  әле бик күп ак таплар бар, языласы мәкаләләребез, язмаларыбыз, китапларыбызның чиге юк.

Күп еллар элек районыбыз газетасында Югары Тегермәнлек авылы лачыны, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Ленин һәм Сугышчан Кызыл Байрак орденнары кавалеры Низамов Имам турында мәкаләләрем чыккан иде. Эзләнүләр нәтиҗәсендә азмы-күпме, моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар табылды, батырның тормышы, язмышы ачыкланды.

80 елларда мәктәптә укыганда икенче бер героебыз турында ишеткәнем булды. Атаклы разведчик дип горурланып сөйли иде аның турында авылдашларым. Сугышта һәлак булган бу якташыбыз турында эзләнү эшләрен озак алып бардым, ниһаять аның батырлыгын раслаучы документлар табылды, табылу гына түгел, алар мине шаккаттырды, шатландырды. 1923 елда Югары Тегермәнлек авылында туган Габдрахманов Газиз батырлыклары өчен ике тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм Дан орденнары белән бүләкләнгән ләбаса. Ә хәзер бөтенесен дә тәртип буенча....

Сугыш алды документлары арасында авылдагы хуҗалыклар исемлеге Татарстан Республикасы Милли архивының 1 тасвирламаның 12 эш кенәгәсендә сакланган, 1938-1939 елларга караган хуҗалык кенәгәсендәге мәгълүматтан түбәндәгеләрне белергә мөмкин. 196 нчы номер белән Габдрахманова Шәмселхаят хуҗалыгы язылган. 1887 елгы булган бу авылдашыбыз улы Газизҗан белән торган (1923 елда туган). 1935 елда алар колхозга кергәннәр, сыер,бозау,6 сарык тотканнар. Шәмселхаят әби белемле булган, улы 7 класс белем алган (1933 елда авылыбызда җиделлык совет мәктәбе ачылган була). Хәзерге Титов исемендәге урамда торучы гаиләнең йорты 1928 елда салынган.  Шул ук елда абзар, келәт төзелгән. 1930 елда сарай күтәрелә, синнекләре 1920 елда ясалганы билгеле.

1941 елның 22 июнендә сугыш башлана...   23 июньдә авылда митинг була. Анда резолюция кабул ителә: “Без-Югары Тегермәнлек авылы “Яңа юл” колхозчылары һәм авыл интеллегенциясе тынычлыкны, тыныч  хезмәт итүне сөюче Ватаныбызга безнең ил белән төзелгән договорны оятсыз рәвештә бозып һөҗүм итүче Германия фашистларына каты нәфрәт белдерәбез.

Бу котырынган этләр үзләренең явыз фикерләрен тормышка ашыра алмаслар.

Безнең җиңелмәс Кызыл Армиябез Хәрби Диңгез һәм һава флотыбыз котырынган дошманга тиешле отпорны бирер аны тар-мар итәр.

Без “Яңа юл” колхозы колхозчылары сизгер дисциплиналы, ешкан булырбыз.Колхозыбызда намус белән эшләп, социалистик милекне күз алмасы кебек саклап, дәүләт йөкләмәләрен вакытыннан элек үтәп социалистик Ватаныбызның оборонасын, куәтен тагында ныгытырбыз.

Без чын күңелдән Ватанага партиябезгә һәм хөкүмәтебезгә бирелгәнлегебезне белдерәбез. Без дошманны тәмам тар-мар итү өчен кулыбыздан килгәннең бөтенесен эшләрбез.Партиябез һәм хөкүмәтебезнең чакыруы белән без барыбызда Ватан сугышына барырга хәзерлегебезне белдерәбез. Без җиңәрбез, чөнки безнең белән Бөек Сталин җитәкчелек итә. Яшәсен коммунизм! Яшәсен бөтен дөнья хезмәт ияләренең ватаны – СССР! Яшәсен Эшче Крестьян Кызыл Армияс, Хәрби-Диңгез һәм һава флоты Яшәсен Бөтен Союз Коммунистлар(большевиклар) партиясе! Яшәсен Халыклар юлбашчысы Сталин!”   

Шушыңа ошаган документ 5 июль көнне дә, 128 кеше җыелган җыелышта кабул ителә:  “Без Югары Тегермәнлек авылы “Яңа юл” колхозы колхозчылары юлбашчыбыз иптәш Сталинның 1941 елның 3-июлендә радио буенча чыгышын тыңлаганнан соң түбәндәге карарга киләбез:

1.Без Совет гражданнарның фронтта гына түгел тылдада, фашизм өстеннән җиңү хәл ителгәнлеге, безнең һәр эшебез фашизмга удар булып торганлыгын яхшы аңлыйбыз. Без юлбашчыбыз Сталинның чакыруына бердәй кеше булып кушылабыз. Без”Яңа юл” колхозы колхозчылары юлбашчыбыз Сталинның мөрәҗәгатенә җавап итеп, безнең ватаныбызга җидди куркыныч туган көндә үзебезнең Ватаныбызның бәйсезлеген, бөтенлеген тәэмин итү өчен, фашизм өстеннән тәмам җиңүне тәэмин итү өчен кулыбыздан килгәннең барлыгын эшләргә сүз бирәбез. Безнең һәрбер эшебез фашизмга ныклы удар булып тора.

Без Яңа юл колхозы колхозчылары үзебезнең арабызда ныклы хезмәт дисциплинасы булдырырбыз. Безнең һәр кайсыбыз үзенең өстенә алган эшне намус белән үтәр.

Без Яңа юл колхозы колхозчылары ант итәбез, без 1941 елның урып-җыюына иң яхшы рәвештә хәзерләнәбез, һәм аны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз үтәрбез.

Колхозчы нинди генә эш булмасын, без ул эшне намус белән үтәрбез. Колхозыбызның милкен күз алмасыдай саклау. Дәүләт йөкләмәләрен вакытыннан элек үтәргә.Урып җыю эшендә ирләрнең фронтка китүе аркасында кыенлыклар килеп чыкмасын өчен урып-җыю машиналарында эшләү өчен кызларны өйрәтергә. Икмәкләребезне яхшы саклауны оештырырга. Һава һөҗүменнән һәм пожардан  саклану чаралары оештырырга”

Әлеге җыелышларда әнисе белән Газизҗан да катнашкандыр дип уйларга кирәк. Авылдашлар аны Газиз дип кыскача атап йәрткәннәр. Документларда урысча ул Газис дип язылган. 1943 елның 13 апрелендә аны армиягә алалар. 1943 елның 13 июненнән фронтта. 1943 елның 18 декабрендә ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Комсомол билетының номеры – 19941777. 1943 елның 13 августында Харьков өлкәсендә җиңелчә кулы яралана, 1943 елның 23 декабрендә Городок дигән шәһәр янында икенче тапкыр яралана, иягенә зыян килә. Батырлыгы өчен 1944 елның 14 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (11 нче Гвардия Армиясенең 059/Н приказы). 1944 елның 3 октябрендә Кызыл Байрак орденына ия була (11 нче Гвардия Армиясенең 0143/Н приказы). Үлгәннән соң, ул 1944 елның 6 декабрендә чыккан 095/н приказы белән III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (командир отделения взвода пешей разведки 40 Гвардейского стрелкового Краснознаменного полка, гвардии старший сержант). Үлүе турында түбәндәге мәгълүматлар билгеле: Дата рождения__.__.1923. Место рождения Татарская АССР, Кзыл-Юлдузский р-н, д. В. Тамандык. Дата и место призыва Татарская АССР, Кзыл-Юлдузский РВК. Дата выбытия 14.11.1944 Причина выбытия .умер Госпиталь ХППГ 241 Первичное место захоронения Восточная Пруссия, м. Мелькемен, западнее, 8 км, д. Варнен, могила № 5, 1 ряд, 1-й с южного края”.  Хәзер бу Калининград өлкәсе Калинино поселогы. Торак пунктының үзәгендә батырлар каберлеге. Анда өлкән сержант Абдрахманов Г.  исеме дә бар плитәдә. Архив документлары арасында 4 номерлы госпитальнең үлүчеләр исемлеге бар. Анда язма буенча Газиз 1944 елның 12 ноябрендә эче яралану аркасында үлә.

Якташыбыз белән бәйле иң мөһим документ 1944 елның 31 октябренә карый. Анда түбәндәге язмага игътибар итегез:В период подготовки прорыва немецкой обороны и вторжения в Восточную Пруссию разведка по приказу командования выполнила ряд заданий по поиску военнопленного и разведыванию огневых средств и оборонительных сооружений противника на переднем крае.

12.9.1944 года тов. Абдурахманов, как старший разведчик, руководил поиском. При приближении к переднему краю противника развед-группа Абдурахманова столкнулась с немецкой разведкой с численностью до 60 человек. Использовав внезапность удара, Абдурахманов со своей группой шквальным огнем автоматов и гранатами посеял панику и дезорганизацию в рядах врага. Воспользовавшись этим, он захватил сам лично военнопленного, который дал впоследствии ценные сведения о противнике.

В очередном поиске 2.10.44 года товарищ Абдурахманов, будучи старшим захватывающей группы, бесшумно незамеченным подкрался к траншее противника, стремительным броском и ударом приклада он ошеломил бывалого немецкого солдата, несшего караульную службу. Захватгруппа, бесшумно вытащив немца из траншеи, вывела его в наше расположение. Разведчики привели в штаб полка «языка», давшего ценнейшие сведения.

18.10.44 г., разведывая группировку противника западнее с.Ланкупе (Восточная Пруссия), действуя группой в 3 человека, Абдурахманов достал ценные сведения о расположении и силах противника, а при столкновении с группой немцев отважные разведчики уничтожили 20 немецких солдат и захватили пленного, подтвердившего ранее собранные данные. Тов. Абдурахманов питает безграничную ненависть к врагу. Любовь к Родине и сознание важности и ценности получаемых им данных о противнике воспитали в  нем бесстрашного самоотверженного воина. Высокое мастерство и дерзость в выполнении задания выдвигает его в число лучших разведчиков РККА (Рабоче-крестьянская Красная Армия,-автордан).

За бесстрашие и героизм в выполнении боевых приказов тов. Абдурахманов достоин высшей степени отличия – присвоения звания «ГЕРОЙ СОВЕТСКОГО СОЮЗА».

Әлеге документ авторы 40 гвардия полкы командиры, подполковник Скрынников. Аның югары җитәкчесе  генерал-майор да 2 ноябрьдә бу документка кул куя, куәтли. Ләкин 12 ноябрьдә армия җитәкчесе Гурьев бары тик Кызыл Байрак орденына гына лаеклы дигән виза куя. Фронт җитәкчелегенә бу “представление” барып җитми булып чыга, чөнки тәкъдим хатында фронт советы җитәкчесенең визасы юк, авылдашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелмичә кала.

Герой исеменә тәкъдим ителеп, бүләкләнмичә калган батырларыбыз бар әле. Алар арасында авылдашымның булуы бер яктан шатландырса, горурлану хисләрре уятса, икенче яктан лаеклы бүләкне ала алмаганы әлбәттә инде көрсендерә.

Тулаем алганда каһарман авылдашыбыз турында материаллар табу шатлыклы хәбәр! Моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар билгеле булды, героебыз исеме ватаныбызга кайтты! Эзләнүләр дәвам итә....

 

 

 

Илфар Габдрахманов.

Югары Тегермәнлек.

Фото web-tulun.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса