Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Тимербулатов : " Күрсәтмәләрнең тәртибен үтәмәү административ җаваплылыкка илтә”

Район башлыгы урынбасары, наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.

Анда сүз ел саен үткәрелә торган «мәк» Бөтенроссия оператив-профилактика операциясе барышында кыргый наркотиклы үсемлек мәйданнарын юк итү буенча авыл җирлекләре үткәргән эшләр турында барды.

Наркотик төренә кергән үсемлекләрне законсыз үстергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Наркотиклы үсемлекләрне юк итү бурычы үз территорияләрендә табылган юридик һәм физик затларга йөкләнгән.

Үзенең йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, әлеге җир хуҗаларына билгеләнгән срокта бу үсемлекләрне юк итү турында күрсәтмә бирелә.

“Күрсәтмәләрнең, шулай ук культураларны юк итүнең билгеләнгән тәртибен үтәмәү административ җаваплылыкка илтә”,- диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Илдар Тимербулатов.

Район балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминова балаларның җәйге ялы вакытында наркотикларга каршы чараларны оештыру буенча нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

Районда мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары, «Өмет» спорт-сәламәтләндерү палаткалы лагерьлары һәм башкалар планлаштырылса да, коронавирус авыруы таралу куркынычы туу сәбәпле, җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыруны санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр кичектерү турында карар кабул ителде.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда мәдәният учреждениеләренә зур роль бирелә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында мәдәният хезмәткәрләре онлайн форматында төрле чаралар үткәрделәр.

Социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова әйтүенчә, эш мәдәният учреждениеләре планы буенча һәм илдәге эпидемиологик хәлне исәпкә алып дәвам итәчәк.

 

Таңсылу Минһаҗева.

novo

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса