Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары,  газета хәбәрчеләре!

 Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән ихластан котлыйм!
Сез бик тә җаваплы эш башкарасыз. Район тормышындагы вакыйгаларны, көндәлек хәбәрләрне оператив һәм объектив чагылдырып баруда, көнүзәк проблемаларны актуаль яктыртып, аның чишелешен эзләүдәге хезмәтегезне югары бәялим.  Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү сездән киңкырлы белем, тәҗрибә таләп итә. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернетка бәйле булса да, яшәешебезне газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. 
Сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, югары үрләр юлдаш булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр телим. 

Илдар Таҗетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X