Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов кабат Балык Бистәсе районы башлыгы итеп сайланды

 Шушы көннәр дә дүртенче чакырылыш Балык Бистәсе муниципаль район Советының беренче утырышы булды.

 Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Казан май заводы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Михаил Сыровацкий, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүне яклау фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, “Балык Бистәсе районының почетлы гражданины, “ТАЛ-Агро” компаниясе генераль директоры Илһам Вәлиев катнаштылар.

Сессиядә иң өлкән депутатларның берсе- Харис Гатиятов рәислек итте.

Сессиядә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Советларга депутатлар сайлау йомгаклары каралды.

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы итеп бер тавыштан Илдар Рәшит улы Таҗетдинов сайланды.

Ул бай тарихлы, традицияле, мәдәниятле районыбыз хакына биш еллык уртак эш көтүен ассызыклады. Карарлар кабул иткәндә һәр райондашның фикерен исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

Район башлыгы урынбасары итеп яңадан Фирдания Әхмәтҗанова сайланды.

Сессиядә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү, Балык Бистәсе муниципаль районы Советының даими комиссияләрен оештыру турындагы мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X