Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Бүген – 21 апрельдә Россиядә җирле үзидарә көнен билгеләп үтәбез.

Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият органы. Биредә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, вазифаларын җаваплылык тоеп башкарулары җәмгыять тормышына уңай йогынты ясый. Алар көндәлек мәсьәләләрне, авыл кешесен борчыган проблемаларны  җирле хакимият дәрәҗәсендә хәл итәргә бурычлылар. Җирле үзидарә эшенә бәя авылларның төзекләндерелү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителү дәрәҗәсенә карап бирелә. Безнең районның күпчелек җирлекләрендә  үзара салым  программасы  уңышлы эшләп килә. Бүген кайсы гына авыл җирлегенә барып чыксаң да, андагы матур үзгәрешләргә тап буласың. Хакимият  һәм халык белән үзара тыгыз хезмәттәшлек  нәтиҗәсендә районыбызда шактый  эшләр башкарылды. Агымдагы елда да социаль-икътисадый үсеш бурычларын, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне  хәл итү өчен  максатчан һәм  нәтиҗәле  эшчәнлек  сорала.

Һөнәри бәйрәмнәре  уңаеннан барлык җирле үзидарә хезмәткәрләрен  һәм  ветераннарны ихлас котлыйм,  җаваплы эшчәнлекләрендә уңышлар, матур башлангычлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш  телим.

 

Илдар Таҗетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса