Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул"

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.

 Һәрбер йортка ачы хәсрәт, җан әрнүе, сагыш китергән еллар ул.
 Үзебез сугышны күрмәсәк тә, аның турында әти-әниләребез, укытучыларыбыз сөйләгәннәрдән беләбез. Совет халкының батырлыкларын чагылдырган сәнгать әсәрләрен укып, кинофильмнар карап та тәрбияләндек без. Өлкән буынның көчле рухлы, батырлык үрнәкләре күрсәтеп илебез азатлыгы өчен көрәшеп, көнне төнгә ялгап тылда үз үзләрен аямыйча хезмәт куюлары белән сокланмыйча мөмкин түгел.
Явыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән якташларыбыз белән дә горурланабыз. Балык Бистәсе районыннан сугышка 12 меңгә якын кеше киткән, 6 меңнән артыгы яу кырларында мәңгелеккә ятып калган.
Һәр елны, Бөек Җиңү көнендә, балыкбистәлеләр Үзәк мәйданга 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алырга киләләр. Кызганычка каршы, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре сафлары сирәгәя. Балык Бистәсе районында быел Җиңү бәйрәмен 3 сугыш ветераны - Масловка авылыннан Николай Чичкин, Ямаш авылыннан Мирзахан Әхмәтов, Котлы Бөкәш авылыннан Нәҗметдин Хәмидуллин, 1 концлагерь тоткыны, 1 «блокадалы Ленинградта яшәүче» медале белән бүләкләнгән ветеран, 41 сугыш ветеранының тол хатыннары, 207 тыл хезмәтчәннәре каршы алды.
Бәйрәм елдан-ел яңарак төсмер ала, тантаналы рәвештә, зур рухлану белән уза, ул төрле буын - сугыш узган кешеләрне дә, өченче меңъеллыкта туган яшьләрне дә берләштерә.
Яшь армиячеләр, «Кама йолдызчыклары» балалар хореография коллективы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашындагы «Хәтер мәңге исән» дип исемләнгән театральләштерелгән пролог   барысын да дәһшәтле сугыш еллары вакыйгаларына кайтаргандай булды.

Анатолий Автономов башкаруындагы «Җиңү көне» җыры астында яу кырында ятып калган батырларның үлемсезлеген искәртеп ак шарлар җибәрелә.
Балык Бистәсе 1нче гимназиянең 2 Б сыйныфы укучысы Ралинә Шакирова башкаруындагы «Отмените войну» җыры барысының да күңелләрен тетрәндерде, күпләрнең күзләре яшьләргә чыланды.
-Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантананы бергә үткәрергә җыелдык, - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр митингны алып баручылар Гөлия Кәримуллина, Илшат Кәримуллин.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов райондашларны һәм кунакларны Бөек Җиңү көне белән котлады.
- Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлауларыбызны һәм рәхмәт сүзләрен без, барыннан да элек, фронтовик-ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград блокадасында яшәүчеләргә, балачаклары сугыш чорында узган һәм дошман әсирлегендә үткәргән, сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән кешеләргә юллыйбыз. Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул. Батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калырга мөмкинлек биргән кешеләр алдында без барыбыз да түләп бетерә алмаслык бурычлы һәм аны безнең район һәм безнең халык өчен файдалы эшләр белән генә кайтарып була, - диде ул үз чыгышында.
Ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән балалар чәчәкләр бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов балыкбистәлеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.
Балык Бистәсе муниципаль районы хәрби комиссары, подполковник Фәрит Ваһапов шулай ук ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт һәм тирән ихтирам сүзләрен җиткерде.
- Бөек Җиңү көне - һәр гаилә өчен, зур илебез өчен иң кадерле бәйрәм, гомуммилләт горурлыгы һәм мәңгелек хәтер бәйрәме,-диде ул.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзахан Әхмәт улы Әхмәтов барысына да тынычлык, гаилә бәхете, игелек теләде.
Яшь буын исеменнән Балык Бистәсе 1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Артур Сахаров чыгыш ясады.
 Аннан соң барысы да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы парад башлануы игълан ителә. Трибуна каршыннан тигез сафларда байрак алып баручылар - яшь армиячеләр, укучылар, Балык Бистәсе агротехника техникумының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре үзәгенең студентлар отряды, «Рапсодия» бию коллективының яшь барабанчылары һәм кызлары үтә. Мәйданга автомобильләр һәм мотоцикллар колоннасы чыга. Алар флаглар һәм транспорантлар белән бизәлгән, “Совет сугышчысына - дан! Җиңүче совет халкына дан!” кебек  бәйрәм лозунглары язылган.
Аннан соң ветераннар, хакимият, предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган авылдашлар мемориалына веноклар һәм тере чәчәкләр салдылар.
Балыкбистәлеләр үзләренең әтиләре, бабалары, абыйлары, апалары, туганнары портретлары белән «Үлемсез полк» акциясендә катнаштылар. Илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган геройларга мәңгелек дан!

Яңгыра, җыр, горурлыгы булып,
Батырлыгы булып халкымның!

1945 елның Җиңүле языннан ераклаша барган саен халкыбыз батырлыгы турындагы хәтер күңелләрдә кабат яңара, аның бөеклеге арта. Бүген без тыныч тормышта яшәлгән һәр сәгать-минутның кадерен белеп яшәргә бурычлыбыз.
Чулман яры буендагы  бәйрәм программасын тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәргән район башлыгы Илдар Таҗетдинов чыгышын әнә шул сүзләр белән башлап җибәрде.
Тарихи елъязманы, сугыш елларын барлаган күргәзмәләр, театральләштерелгән тамашалар кайтавазлар булып хәтерләрне айкады. Район мәгариф, мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, музей хезмәткәрләре әзерләгән палатка-мәйданчыклардан фронт җырлары, гармун тавышлары яңгырады. Бәйрәм программасы искиткеч матурлыкта төзелгән иде һәм шул рәвешчә дәвам итте.
Ә сәхнәдә район башлыгы тарафыннан районыбызның үрнәк парлар хөрмәтләнде, республиканың үзешчән башкаручыларның VII нче “Балкыш” фестивалендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Үзешчәннәребез җырлары тынмады.
Әйе, халкыбыз җырлары элек-электән җиңүгә рухландырган, тылдагыларга көч һәм ышаныч биргән, күңелдәге сагыну-сагышны тараткан. Әлеге җырлар утлы елларны искә төшереп җиңүнең, тыныч күк йөзенең нинди авырлыклар белән яуланганын искәртте кебек. Ә күңелләрдә бер үк теләк кабатланды: “Сугыш уты башка кабынмасын, ил-көннәребез тыныч булсын!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса