Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов: " Аларның көчле рухлы булулары, батырлыгы, ныклыгы һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизмына ихлас сокланам."

3 декабрьдә бөтендөнья җәмәгатьчелеге Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә.

Бу безнең арада яшәүче сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына тагын бер кат игътибар итү, ниндидер сәбәпләр аркасында даими ярдәмнән башка яши алмаган кешеләрнең язмышларына битараф булмаска тиешлегебезне искәртү өчен сәбәп.
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз бүген актив тормыш позициясе алып баралар, үз өлешенә туры килгән кыенлыкларны җиңеп, тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылалар: укыйлар, эшлиләр, иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә катнашалар, спорт, иҗат белән шөгыльләнәләр, район һәм республика чараларында катнашалар, күргәзмәләрдә һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Аларның көчле рухлы булулары, батырлыгы, ныклыгы һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизмына ихлас сокланам. Безгә барыбызга да алардан үрнәк алырга, куелган максатларына ирешүдә һәръяклап ярдәм итәргә кирәк.
Барыгызга да сәламәтлек, тормыш проблемаларын хәл итүдә уңышлар телим.
Йортларыгызда һәм сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт игелек, җылылык, шатлык хөкем сөрсен!

 

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса