Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Шакировның фатиры өчен судлашуда көтелмәгән нечкәлекләр ачыкланды

Казанның Вахитов районы судында татар халык җырчысы Илһам Шакировның фатиры өчен бәхәс турындагы эш буенча икенче утырыш булып узды. Соңгы 20 елда артистны караган һәм гомерлек рента килешүе нигезендә фатир хуҗасы булган Илһам Хаҗиевка каршы дәгъва гаризасы белән җырчының 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп чыккан.

 Исегезгә төшерәбез, көрәш Каюм Насыйри урамы, 44нче йорт адресы буенча урнашкан торак мәйдан өчен бара, дип яза kazanfirst.

- Без таләпләрне арттыру турында гариза бирдек, чөнки рента килешү буенча өченче зат - Баталова фамилияле опекунның да катнашуын белми идек. Эштә яңа субъект барлыкка килү сәбәпле, бездә, аны да исәпкә алып, яңа таләпләр барлыкка килде. Без бу килешү төзү фактын кире өзүләрен дәгъвалыйбыз, чөнки анда Илһам Шакиров мәнфәгатьләре күздә тотылмаган, - дип белдерә Зәйнәп Гәрәеваның адвокаты.

Хаҗиев комментарийлар бирмәгән, әмма Баталова барлыгын да кире какмаган. Киресенчә, әлеге хатын-кызның бик яхшы опекун булуын билгеләп үткән.

 

Киләсе суд утырышы 18 апрельдә булачак.

Фото: архив tatar-inform/Салават Камалетдинов

http://matbugat.ru

http://tulachi.ru/news/yazmalar/ilam-shakirovny-fatiry-chen-sudlashuda-ktelmgn-nechkleklr-achyklandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X