Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике малай бакчадан койма астыннан җирне чокып качкан

Магнитогорск шәһәрендә балалар бакчасыннан ике малай чыгып качкан. Алар пластик көрәкләр белән койма астыннан чокыр казыган. Малайлар, автосалонга барып, "Ягуар" машинасы алырга җыенган...

 Биш яшьлек малайлар койма астындагы чокырдан шуышып чыккан. Шуннан соң алар ике чакрым юл узган, иномаркалар сатыла торган автосалонга таба барганнар.

Урамда үзләре генә йөргән балаларны узып баручы машинадагы хатын-кыз күреп ала. Ул малайларның бакчадан чыгып автосалонга китеп баруын күреп калган була. "Автосалонга "Ягуар" алырга барабыз. Акчабыз гына җитеп бетми", - дигән балалар бу хатынга.

Хатын-кыз малайларны машинасына утырта һәм полиция участогына илтеп тапшыра. Малайлар берничә көн дәвамында койма астыннан чокыр казыганнарын полициядә сөйләп бирә.

Балаларны карамаган һәм аларның югалуын ярты сәгатьтән соң гына абайлап алган тәрбиячене эшеннән җибәргәннәр.

"Ягуар" сатып алырга чыгып киткән малайлар турындагы хәбәр Британия басмаларында да кызыксыну уяткан. Бу турыда The Guardian сайты да язган.

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/m%D3%99garif/ike-malay-bakchadan-koyma-astynnan-irne-chokyp-kachkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса