Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике катлы запеканка пешерү ЫСУЛЫ

400 гр 9 процентлы эремчек, 1 йомырка, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 60 гр шикәр комын бергә куштым һәм блендер белән яхшылап издем.

 Манный ярмасын ике аш кашыгы каймак белән бергә бутап салдым. Формага пергамент җәйдем, кырларын сыер мае белән майладым һәм әзер массаны салып, 170 градуслы газ мичендә 30 минутка пешерергә куйдым.
350 гр 20 процентлы каймакка 1 йомыр­ка сарысы һәм 45 гр шикәр комы салып, яхшылап болгаттым. 30 минут пешергәннән соң, запеканканы мичтән алып, әлеге массаны эремчек өстенә агыздым да кире 15-20 минут пешерергә куйдым. Газ мичен сүндергәч, табаны мич эченнән алмыйча шунда суыттым. Запеканканың өсте дерелдәп тора, пешмәгән дип аптырамагыз. Бу ризыкны кичтән пешереп, иртән ашасаң тәмлерәк.

 

фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ike-katly-zapekanka-pesher-ysuly

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X