Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Идрис Аметов: " Җәй айларында чүп үләннәренең котырып үсүенә дә ирек бирмәскә тырышабыз"

Бу ел башында Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов Территориаль җәмәгать үзидарәсенә эшкә чакыргач, булдыра алырмынмы икән, дип, көтелмәгән тәкъдимнән соң озак уйланып йөрдем.

Өч айдан артык моңарчы таныш булмаган бу яңа урында яшәүчеләр белән даими очрашып, җирле халыкның моң-зарларын, сорау-үтенечләрен тыңлап, аларның яшәешләре белән танышып йөргәч кенә үз ризалыгымны биреп карарга булдым. Яз ае булганлыктан иң элек кайбер урамнарга кереп булмавы мине нык борчуга салды. Берничә урамда тупланган калын кар катламыннан тизрәк арыну максатыннан, районыбызның коммуналь хезмәт оешмасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Җитәкчеләре Альберт Мифтаховка рәхмәт, үз проблемалары да чиктән ашкан булуга карамастан ярдәменнән ташламады. Югыйсә, кар сулары байтак гаиләгә зур зыян салыр иде.

Шуннан соң үз территориямнең чиге булган әйләнгеч олы юл белән параллель урнашкан Победа урамындагы начар юлларны күреп шуның буенча район җитәкчелегенә керергә мәҗбүр булдым. Биредә барлык төзелеш эшләренең алдан ук планлаштырылган булуына карамастан сүземне кире какмадылар рәхмәт төшкере. Карлар эреп, җирләр кипшенә башлау белән урамда өметле җанлылык сизелә башлады. Кемнең кем булуы авыр вакытта билгеле була диләр бит. Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновка рәхмәт. Гозеремне зур игътибар белән тыңлап, кайбер нәрсәләрне шунда ук кәгазьгә теркәп барды. Районыбызда бу ел дәвамында башкарыласы эшләр белән кыскача гына таныштыргач, бу яңа эшемдәге проблемаларны уңай хәл итәргә булышачагын белдерде, уңышлар теләп озатып калды. Озак та үтмәде, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов урамда төзекләндерү эшләре башлануы хакында куанычлы хәбәр җиткерде. Кыска гына вакыт эчендә биредә күзгә күренерлек күркәм үзгәрешләр башкарылды. Язын кар сулары җыелып күл хасил иткәнлектән биредә яшәүчеләрнең зары урынлы иде. Шуңа күрә анда су үткәргеч торба салу әлеге проблеманы уңай хәл итүнең бер юлы булды.

Хәзер инде бу урамда яшәүчеләр белән аралашканда һәркайсы сөенеп, ачык йөз белән каршы алалар. Май ае башларында бергәләшеп олы өмә үткәрдек. Дустанә мөнәсәбәттә, штраф санкцияләрен кулланмыйча кайберәүләрнең йорт янәшәләрендә дистә еллар дәвамында өелеп, таралып яткан  тимер ватыклары һәм төзелеш материалларын алдыруларына да ирешә алдык. Иң сөендергәне, җирле халык белән үзара аңлашып яшәүдәдер мөгаен. Барыбыз да үз итеп эндәшкәнне, хәлгә кереп ярдәм кулын сузганны яратып кабул итә бит.

Ә уйлап карасаң безнең “Кирпичный” территориаль җәмәгать үзидарә биләмәсе шактый зур мәйданны биләп тора. Барысы 1100 кеше яши. 18 урам, 4 тыкрык бар. Кайбер урамнарның озынлыгы берничә чакрымга җитә. Шуңа һәркайсын урап кайтуы да кыенга туры килә. Тик кем белән генә очрашып сөйләшсәк тә бик тиз аңлашу табабыз. Иң мөһиме, һәркем үзе яшәгән урам, тыкрыкның чиста, матур булуы өчен тырыша. Кайберәүләр үз фантазияләрен киң кулланып балалар өчен уен мәйданчыклары булдыра. Әнә Дружба урамында яшәүче Хәмәтвәлиевләрне күпләргә үрнәк итеп куярга була. Алар иске тимер мичкәне ташламыйча аңа әкият геройларын чагылдырып бизәгәннәр, үз йортлары каршыларына нәни балалар өчен мәйданчык булдырырга да хыялланалар.

Матурлык яратучылар Озерная урамында да бар әле. Равил Ибраһимов үз йорты каршын күңелне күтәрерлек төрле сыннар белән бизәп урамнарына матурлык, ямь өстәгән. Бездә мондый булдыклы гаиләләр  байтак. Киләчәктә аларны барлап конкурс үткәрергә дә исәп юк түгел.

 Билгеле инде, күп төбәкләрдәге кебек җәй айларында чүп үләннәренең котырып үсүенә дә ирек бирмәскә тырышабыз. Урамны ямьсезләп төзелеш, такта, агач материалларының айлар дәвамында таралып ятуына да юл куелмый. Әле алда тагын күп төрле хәл итәсе мәсьәләләребез  бар, аларның да үзвакытында, якын арада чишелеш табачагына ышанычым зур. 

 

Идрис Аметов.

“Кирпичный” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X