Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиде сынау аша уңышлы узып

Бала   һәрбер әти-әни өчен иң кадерле, иң газиз ул! Тормыш юлларында дөреслек белән ялганны, яхшылык белән яманны, зур юлларда сак булуны өйрәтү һәрбер әти-әни өчен зур бурыч!

Яз айлары җитү белән урамда күп вакытны үткәреп, күрше-тирә дуслар белән уйнарга ярата балалар. Юл йөрү кагыйдәләрен өйдә генә түгел, ә балалар бакчасыннан башлап өйрәнү нияте бу.

“Бәләкәч” балалар бакчасында һәрдаим кызыклы һәм мәгълүмати чаралар үткәрелә. Бу көннәрдә дә “Бәләкәч” кунакка “Әти-әни, мин   сак гаилә” дип исемләнгән чарага гаиләләрне җыйды. Мәгълүмати, уенлы, җырлы-биюле бәйрәм балалар иҗат үзәге, ЮХИДИ белән бергәлектә үткәрелде. Әлеге мәгълүмати чара балалар бакчасында ел саен үткәрелә, узган еллардан аермалы буларак бу елны ул әти-әниләр катнашында узды, ягъни гаилә белән берлектә.

ЮХИДИ җитәкчесе Айрат Исмәгыйлев гаиләләрне сәламләп, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты.

Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Айгөл Хәмәтвәлиева төп алып баручы буларак бәйрәм өлешен ачып җибәрде. Балаларга төрле мавыктыргыч сораулар биреп, юл хәрәкәте буенча белемнәрен тикшерде.

Яшь инспекторлар отряды җитәкчесе буларак Фәридә Газизова җилкәсенә оештыру эшләренең зур  өлеше төште. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 төркем берәр гаилә тәкъдим итеп, 4 гаилә ярышта көч сынашты. 7 бирем үтәп, 7 сынау аша узган гаилә җиңү яулады. Әлбәттә, һәрбер катнашучы гаилә үзен җитез, тиз фикерли белеп, юл кагыйдәләре белән яхшы таныш булуларын тагын бер кат раслады.

Укып, белем алып кына түгел, Диләрә Гыйниятова тырышлыгы белән “Бәләкәч” балалар бакчасы иҗат ягыннан да сәләтле. Биремнәр арасында җырлар, күмәк биюләр башкарып бәйрәмне тагын да күңелләндереп, балалар үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Әлбәттә, жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү җиңел булмый. Нәтиҗә буенча беренче урынга Мәгыйзовлар гаиләсе лаек булды, икенче урынны Гаффаровлар, Заһидуллиннар, Галиуллиннар гаиләсе бүлеште.

Балалар бакчасы җитәкчесе Гөлназ Нәбиуллина һәр катнашучыга изге теләк юллап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сак йөрегез зур юлларда! Балалар бакчасында бирелгән белем һәм тәрбия практик рәвештә әти-әниләр тарафыннан ныгытылса уңай нәтиҗәләр бирә.

 

фото автордан.

Лилия Кәримуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса