Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Милләтнең нигезе-гаилә, гаиләнең нигезе-хатын-кыз» дип исемләнгән чара узды.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.

Шул уңайдан, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсендә "Милләтнең нигезе -гаилә, гаиләнең нигезе-хатын-кыз" дип исемләнгән күркәм чара узды. Кичәдә озак еллар буе бергә гомер кичергән өлкән буын кешеләре, яшьләр катнашты. Яңа Арыш авыл Җирлеге башлыгы Зарипов Хәлим Сәлимҗан улы, кунакларны Гаилә елы белән котлап, бик матур теләкләрен җиткерде:
-Безнең илдә гаилә төшенчәсе һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе булачак, – дип билгеләп үтте ул. – Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, якыннар турында кайгырту, ватанпәрвәрлек хисе, дуслык кебек кыйммәтләр формалаша. Әниләребезгә, әбиләребезгә балаларда әхлакый башлангычлар, Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә,-диде. Барлык катнашучыларга да исәнлек-саулык, озын гомерләр теләде. Кунаклар яшьлек елларына кайтып, бәхетле гаилә тормышының серләрен ачтылар.  Уеннарда катнаштылар, сорауларга җаваплар таптылар. Соңыннан кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Тулы язманы "Авыл офыклары" газетасыннан укый алырсыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса