Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлия Керженцева: "Максатларны алга куеп."

Гүзәлия Керженцева – район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:

–Халыкны эш белән тәэмин итү – эшчәнлегебездә төп максатларның берсе. 2021 елда "Балык Бистәсе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге”нә 5130 граждан, шул исәптән үзенә туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү өчен 355 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 210 ы эшкә урнаштырылды, шул исәптән 73 е - балигъ булмаганнар. Һәр елдагыча  без эшсезлек буенча исәптә торучыларга һөнәр  алу буенча укуларга барырга тәкъдим итәбез. Узган ел шул максаттан 26 кеше яңа һөнәр үзләштереп курсларда белем алды.

Район предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итү 28 кешегә матди ярдәм һәм хезмәт хакы түләү белән җәмәгать һәм вакытлыча эшләр оештырырга мөмкинлек бирде. Алар территорияләрне төзекләндерү, биналарны җыештыру һәм башка төрле хезмәтләрне башкардылар.

Республиканың «Үзмәшгульлек» программасы буенча 12 ай эчендә 5 кешегә 725500,00 сумлык бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелде.

2022 нче елның 1 нче гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны 31 кешене тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 38 процентка кимрәк. Шул ук вакытта Балык Бистәсе районы эш бирүчеләре бүгенге көндә төрле һөнәрләр буенча 157 вакансия тәкъдим итә.

2021 елның 18 ноябреннән гражданнарны теркәү бары тик электрон гариза буенча мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада булдырылган «Работа в России» порталы аша гына уза: htts:/ / trudvsem.ru

Максатларны алга куеп киләчәктә дә үз эшчәнлегебезне уңышлы дәвам итәрбез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X