Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлия Керженцева хезмәттәшләрен һәм хезмәт ветераннарын данлы юбилей белән котлады

 Бу көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Район мәдәният йортында бу уңайдан юбилей тантанасы узды.

Чараны алып баручы Илшат Кәримуллин халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм сүзне район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗановага бирде. Ул әлеге учреждение хезмәткәрләрен, кунакларны, ветераннарны истәлекле вакыйга белән котлады.
- Кешеләргә бәхетле тормыш юлламасы бирергә тиешле һөнәрләр бар. Сез кешеләргә эш табарга ярдәм итәсез. Үз эшегезнең осталары булып калуыгызны, сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим сезгә. Эшегез сезгә һәрвакыт рәхәтлек китерсен, - диде ул һәм хезмәткәрләрне Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бүләкләү тантанасы Сергей Фалин, Рәсимә Зарипова, Наталья Козина, Анатолий Автономов, Камилә Хөснуллина катнашында концерт программасы белән чиратлашып барды.
Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцева хезмәттәшләрен һәм хезмәт ветераннарын данлы юбилей белән котлады.
- Мәшгульлек хезмәте 1991 елда, илдә үзгәрешләр барган катлаулы чорда барлыкка килде. Бу еллар эчендә ул үзенең социаль әһәмиятен күрсәтте. Меңләгән кеше ярдәм алды, эшкә урнашты, яңа һөнәрләр үзләштерде.
Бу залда безнең хезмәтнең башында торган һәм хәзер безгә ярдәм итүче ветераннарны күрү бик күңелле. Район хакимиятенә, эш бирүчеләргә, социаль партнерларыбызга, социаль яклау бүлегенә, Пенсия фондына хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт.
  Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Рәхмәт хатлары белән ветераннар - Балык Бистәсе районы мәшгульлек хезмәтенең беренче җитәкчесе (1991 елдан 2003 елга кадәр эшләгән) Валентина Петровна Потапова һәм  (коллективны 2003 -2017 елларда  җитәкләгән) Рәсимә Гарифуллина бүләкләнде.   Алар үзләренең хезмәт эшчәнлеге, коллективның тату эше турында күп кенә кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.  
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективына нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм эшендә югары профессиональлек өчен рәхмәт белдерде һәм аның җитәкчесе Фәрит Пулатовка Рәхмәт хаты тапшырды.
 Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге озак еллар агротехника көллияте һәм ДОСААФ автомәктәбе белән хезмәттәшлек итә.
Агротехника техникумы директоры вазыйфаларын башкаручы Евгений Ненастьев һәм ДОСААФ автомәктәбе директоры Радик Гадеев халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективын юбилей белән котладылар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм алга таба да уртак эш алып баруга өмет белдерделәр.
Юбилей тантанасы барысына да ошады. 



Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса