Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлия Керженцева: " 30 ел эчендә мәшгульлек үзәге оешып һәм үсеш чорын узды"

 Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 2021 елның 19 апрелендә 30 ел тула.

 Шушы юбилей уңаеннан без Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Гүзәлия Фәйзрахмановна, сезнең коллектив эшчәнлеге һәм аның уңышлары турында сөйләгез әле.

 - 30 ел эчендә мәшгульлек үзәге оешып һәм үсеш чорын узды. Социаль әһәмияткә ия, нәтиҗәле эшләүче, хезмәт базары таләпләренә оператив һәм адекват җавап бирүче дәүләт структурасы буларак формалашты. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.

Безнең хезмәткәрләр көн саен эшсезлек дәрәҗәсен һәм хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча зур эш алып баралар, эш югалтуга бәйле катлаулы хәлгә юлыккан кешеләргә ярдәм итәләр.

Үзәк эшләгән елларда гражданнарны эшкә урнаштыру, район эш бирүчеләренә кадрлар сайлауда ярдәм күрсәтү буенча зур тәҗрибә тупланды.

Хезмәт базарында актив сәясәт әлеге юнәлешләрне тормышка ашыруның төп инструментларының берсе булып кала бирә.

Бүген без хезмәттән максималь оперативлык, мобильлек, грамоталык һәм төпле карарлар кабул итә белүне таләп итә торган катлаулы заманда яшибез. Хезмәт базарында тотрыклылык район халкының иминлеге һәм мәшгульлек хезмәте органнарының бердәм эшенә бәйле. Без бөтенләй яңа эш форматына күчәбез, электрон, дистанцион рәвештә эшлибез. Көн саен без үз хезмәтебез белән Балык Бистәсе районының социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертәбез.

- Узган ел эш эзләп сезгә күпме кеше мөрәҗәгать итте?

- 2020 ел эчендә мәшгульлек үзәгенә 5350 граждан мөрәҗәгать итте, шул исәптән белгечлек буенча эш эзләүдә 416 кеше ярдәм сорады. Алар арасыннан 294 кеше эшсез дип исәпкә алынды, 142 кеше эш белән тәэмин ителде.

2021 нче елның 1 нче гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны -  50 кеше, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,4 процент.

Район предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә  21 кешегә матди ярдәм түләү беррәттән иҗтимагый һәм вакытлы эшләр оештырырга мөмкинлек бирде. Эшсезләр, нигездә, территорияләрне төзекләндерү, биналарны җыештыру һәм башка эшләрне башкарды. Алар арасыннан 5 кеше республикада эшсезлекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кысаларында эшкә урнаштырылды.

Каникуллар чорында эшкә урнашкан 6 укучыга безнең үзәк һәм эш бирүче түләүләр башкарды.

 - Сезнең учреждениядән  “Үзмәшгульлек” программасы буенча нинди ярдәм күрсәтелде?

- “Үзмәшгульлек” программасы буенча 12 ай эчендә 4 кешегә барлыгы 580400 сумлык бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алды. Алар автомастерской, кондитер әйберләре җитештерү юнәлешләр буенча үз эшләрен ачты. Шуларның берсе – физик яктан мөмкинлеге чикләнгән зат.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 16 эшсез гражданга һөнәри белем бирү буенча эш уздырылды. 211 гражданга, шул исәптән 130ы - балигъ булмаганнар (8-10 сыйныф),  һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтелде. Шулай ук 21 граждан социаль адаптация, 21 кеше психологик ярдәм буенча консультация алды.

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатыннан эшсез гражданнар, укучылар һәм оешма вәкилләре катнашында 7 вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрелде.

-Узган ел “Демография” милли проекты кысаларында сезнең нинди эшләр башкарылды?

- “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк 26 кеше һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем алдылар.  Ә өч яшькәчә балалары булган 5 хатын-кыз  шулай ук өстәмә һөнәри белем алды.

-Бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

-Мин хезмәттәшләремә, хезмәт ветераннарына, безнең белән хезмәттәшлек итүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык теләкләренең һәм планнарының тормышка ашуын телим.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X