Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Уразова: «Табиблар кызыбызга климат алыштырырга киңәш итте»

Татарстаның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, табиб киңәше буенча, кечкенә кызлары белән Төркиягә киткәннәр.

Җырчы бу хакта үзе хәбәр итте: «Кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш иттеләр. Шуңа күрә без Төркиядә. Илдар үзенең балачагын искә төшереп сөйләде. Ике ай чагында бик каты авырган булган. Табиблар аны җылы якка алып китәргә киңәш иткәннәр. Алып бармасагыз, өзлегергә мөмкин дигәч, әти белән әни Илдарны Кавказга алып чыгып китәләр. Ул дүрт яшенә кадәр Кавказда үсә. 5 яшендә кире Башкортстанга кайталар.

Шуннан соң Илдар беркайчан да башка авырмаган. Димәк, барысы да дөрес эшләнгән.

Әлеге вакытта Ариана үзен яхшы хис итә. Чирләмәгез, авырмагыз, сәламәт булыгыз», – дигән җырчы.

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/gzl-urazova-tabiblar-kyzybyzga-klimat-alyshtyryrga-kish-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса