Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды

Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү  дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.

Үзебезнең киләчәгебез дә планетабызның чисталыгына бәйле. Ә моны булдырыр өчен, кеше үзенең кылган  гамәлләрен аңлап,  табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә экологик культура югары дәрәҗәдә түгел әле. Мәктәпләрдә  экология фән буларак  укыту программасына кертелмәгән. Шуңа күрә экологик проблемалар турында төрле сыйныф чараларында, факультативларда, түгәрәкләрдә өйрәнергә туры килә.

Укучыларыбыз экологиягә багышланган (рәсем, проект, инша) бәйгеләрдә бик актив катнашалар. Әле шушы атнада гына мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Гәбҗәлилова (җитәкчесе Илфат Вәлеев)  республика күләм уздырылган  «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы” дип исемләнгән бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды. Гүзәл чараларда  актив катнашып кына калмый, ул әле мәктәбебезнең уку алдынгысы да. Гел бишкә генә укый. Алга таба да шулай актив бул, уңышларың күп булсын, Гүзәл !

 

Рузидә Гатауллина,

Котлы Бөкәш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X