Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөрләп узды очрашулар

 Узган атнада район үзәк китапханәсендә язучылар белән очрашу булып узды.

Эчкерсез сөйләшүле, шигырьле-җырлы матур кичәнең төп кунаклары якташларыбыз Әхәт Гаффар, Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Архипова-Әхмәдуллина һәм Мамадыш шәһәреннән шагыйрь Марат Закиров иде. Кичәне ачып җибәргән әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова сүзне иң элек район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинага бирде.

-Районыбыз язучы-шагыйрьләргә, гомумән, иҗат кешеләренә бай төбәк. Без моның белән горурланабыз. Кулга алып укырлык, үз исемең белән нәшер ителгән китабың булу – ул бар кешегә дә бирелә торан бәхет түгел. Бу өлкәдә һәркайсыгызның үз хезмәте, үз шатлыгы бар. Рәхмәт сезгә булганыгыз, очрашуга килгәнегез өчен, - диде ул, ихлас күңеленнән.

Аннан берәм-берәм сүз алган Әхәт Гаффар, Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Архипова-Әхмәдуллина иҗатлары белән таныштырдылар. Һәр чыгыш матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

-Безнең Татарстаныбыз гаҗәеп гүзәл, кадерен белеп кенә яшәргә кирәк. Аның иркенлеген, киңлеген чит илләр дә алыштыра алмый. Районыбызның табигате генә түгел, кешеләре дә ачык йөзлеләр, киң күңеллеләр. Авыллар яшәгәндә татар телебез дә үлмәс, яшәр  Алла боерса,  - диде үз чыгышында якташыбыз Фәүзия Солтан.

  -Бәхетлеме син, дип сорадылар миннән, туксан тугыз процентка бәхетлемен дип җавап бирдем. Ни өчен йөз процент түгел,  диләр. Чөнки бер проценты ялгызмын, янымда җандашым-ирем, кызым дип дәшүче әти белән әнием юк бүген. Әмма мин бәхетле әби, дәү әни, – диде Чүпрәле кызы Гөлнур Архипова. – Кайда гына булсам да кадерлиләр: туган ягым Чүпрәледә мине көтеп алалар, Балык Бистәсенә сагынып кайткач та хөрмәтем зур, рәхмәт сезгә. Быел туган ягымда Зәки Нури исемендәге премиягә лаек булдым,  - дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлнур ханым .

Иҗат ялкыны белән дөрләп-гөрләп барган әлеге кичәне тамаша кылырга китап, әдәбият сөючеләр дә килгән иде. 

-Хөрмәтле кунакларыбыз, безгә шундый бәйрәм бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт, без сезне тын да алмыйча тынлап утырдык, киләчәктә дә шундый очрашулар насыйп булсын, сезгә саулык-сәләмәтлек, хәерле юллар теләп калабыз. Онытмагыз безне, яңадан-яңа әсәрләр язып, сөендереп торыгыз, сөйләр сүзләрегез күп булсын, ерак юлларыгыз якын, биргән киңәшегез алтын булсын, - дигән теләкләрен җиткерде кичә ахырында Фәүзия Хөсәенова.

Ышанабыз, әле мондый күркәм очрашуларның соңгысы булмас. Якташларыбыз тарафыннан яңадагн-яңа әсәрләр иҗат ителер, китаплар чыгар. Һәм барыбызны да шатлыклы күрешүләр көтәр.

 

Алинә Зарипова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса