Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гореф-гадәткә тугры калып

Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, шәхестән башка халык тарихсыз. Балыклы Чүкәйгә Изгеләр ашына килгәндә хәтердә нәкъ шушы сүзләр яңарды.

Изгеләр ашының билгеле бер үткәрелү урыны булса да, төгәл вакыты  билгеле түгел. Гадәттә ул язгы  кыр эшләре тәмамлангач, көннәр кызуга китеп, яңгырлар көттерә  башлагач, мөселманнар өчен изге саналган җомга көнне үткәрелә. Балыклы Чүкәй авылында Изгеләр ашы 1992 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 18 июньдә узды. Ел саен безнең гаилә аны калдырмаска тырыша. Быел да бар эшебезне читкә куеп, сәгать уннар тирәсендә Балыклы Чүкәйгә юл тоттык. Таныш сукмаклардан Изгеләр ашы уздырыла торган чишмә аланына төштек. Ә монда инде эш кайный, тугыз хатын-кыз аш пешерә.

–  Изгеләр ашын үткәрергә халык бик булыша. Токмач, ярма, бәрәңге, суган – барысын авыл халкы алып килә. Менә быел 8 бәрән, 40 тавык чалып, шуннан аш пешерәбез. Берничә бәрәнне былтыргы изгеләр ашында җыелган сәдака акчасына алдык, – ди аш-су янында  мәш килүче Нәзирә Шакирова.

Изгеләр ашын үткәрү көне чын бәйрәм төсен  ала. Иртә таңнан хатын-кызлар кырда аш-су тирәсендә кайнаша. Өйлә җиткәнче казаннарда ашны пешереп өлгертергә  кирәк.

–Без инде иртәнге сәгать алтыда монда төшәбез. Ир-атлар алдагы көнне кичтән 17 казанны әзерләп, урнаштырып куялар.  Хатын-кызлар аш өчен барлык нәрсәне хәзерли. Токмачларны, ярмаларны бергә кушып ванналарга салып куябыз. Килгән кунакларга, авыл кешеләренә шушы тәмле ашны ашатабыз. Килүчеләр үз туганнарына, күршеләренә күчтәнәч итеп алып кайтып китәләр. Алар үз чиратында рәхмәтләр  әйтеп, дога укып авыз итәләр. Бик саваплы эш дип саныйм, – ди Нурзия  Мөхәммәтгалиева.

Менә Изгеләр ашына әкренләп халык  җыела башлый. Һәрбер гаилә үз “өстәле” артында. Тирә-якка борынны кытыклап тәмле аш исе тарала. Инде җомга намазына да күп калмады. Кырның бер читендә ир-атлар намазга җыелган. Намаздан соң бар халык иминлек, тынычлык сорап дога кыла.

– Гореф-гадәтләр шәригать кануннарына каршы килергә тиеш түгел. Корбан чалу, халыкны ашату, дога кылу, намаз уку безнең диндә бар. Димәк Изгеләр ашы чыннан да изге гамәл, аны шәригать кабул итә – ди Илгиз хәзрәт.

Бу көнне барлык гамәлләр Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен һәм савапка дип эшләнә. Нәкъ шушы бәйрәм авыл халкын бергә туплый, туганлык җепләрен ныгыта, ә балаларга дини тәрбия орлыкларын салырга ярдәм итә.

 

Гөлназ Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев