Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлне банан үстерә

Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм китми. Банан кабыгын да, каһвә калдыкларын да, ит юган суны да, йомырка кабыгын да эшкә җигәләр. Аларны башлыча бүлмә гөлләренә ашлама сыйфатында кулланалар.

Йомырка кабыгына килгәндә, аңарда файдалы элементлар бик күп. 100 гр йомырка кабыгында 35 гр кальций карбонаты, 650 мг га кадәр цинк, 410 мг магний, 170 мг фосфор, 110 мг марганец, 130 мг натрий, 85 мг калий бар.

Никадәр генә файдалы булмасын, аны бөтен гөлгә дә кулланырга ярамый. Ачы туфракны ярата торганнарына зыян гына китерә ул, чөнки аның төп үзлеге – туфракның ачылыгын бетерү. Шуңа да азалия, сенполии (фиалка), пеларгония, камелия, гортензия, папоротник гөленә мондый төр ашлама бармый.

Йомырка кабыгын ашлама итеп куллану өчен аны башта әйбәтләп юарга кирәк. Аннары газ мичендә киптереп алабыз. Пешкән күкәйнең кабыгын киптерергә кирәкми, әмма аның файдалы үзлекләре югалган була инде. Чи йомырка кабыгында туклыклы матдәләр күбрәк. Кипкән кабыкны ит тарткыч аша чыгарыгыз яки кофемолкада ваклагыз. Ваграк булган саен, туфракка файдалы матдәләрне тизрәк бирәчәк. Он хәленә килгән кабыкны гөл үскән туфракка сибегез.

Әлеге ашламаны кыш буе күп итеп әзерләп куеп, бәрәңге утыртканда чокырчык төбенә дә сала аласыз. Кәбестә, помидор утыртыласы чокырчыкка да салып калдырырга була.

 фотоflowershopflora.nethouse.ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/glne-banan-ster

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X