Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Вәлиева : " КВНга ныклап, тырышып әзерләндек"

«Әйдә ШаяРТ!» Татар КВНында катнашып яшьләр үзләрен юмор өлкәсендә сыный. Районыбызның “Алтын балык” командасы да әлеге фестивальдә үз осталыгын күрсәтә алды.


Эш өчен илһамланып, ялкынланып янып йөрүчеләр була. Андыйлар вакытын кызганмыйлар, башкаларга булышырга да әзерләр. Балык Бистәсе гимназиясенең педагог-оештыручысы Гөлназ Вәлиева әнә шундыйларның берсе. Кайда гына очратмыйсың аны: гимназиядә уздырылган чараларның үзәгендә кайнау дисеңме, укучыларны ерак сәяхәт-экскурсияләргә алып бару, республикакүләм форумнарда катнашумы – барысына да җитешә ул.  Районыбызның “Алтын балык” шаяннар һәм тапкырлар командасының да активисты ул.

16 ноябрь көнне «Әйдә ШаяРТ!» Татар КВН лигасында катнашып, районыбыз командасы ярымфиналга узды. КВН барышы, анда алган тәэсирләре белән безне Гөлназ Вәлиева таныштыра.

-Гөлназ, КВНга әзерлек нинди шартларда барды? Гомумән, “Алтын балык” командасы ничә кешедән тора?

-КВНга әзерлекне без берничә көн дәвамында республикабызның “Байтик” лагерында үттек. Сценарийны үзебез төзедек. Кат-кат караганнан соң төзәтмәләр дә кертергә туры килде. Биредә иҗади мастер-класслар оештырылды. Командалар сәхнә осталыкларын арттырдылар, шаярдылар һәм иң күңелле, ресурслы уенның зирәклеген тикшерделәр. Ә командабызга килгәндә без дүртәү - Илназ Шакиров, Гүзәл Дормидонтова, Айрат Хәбибуллин – төрле өлкәләрдә эшләсәк тә юморны аңлау, тапкырлык, зирәклектә бер-беребездән калышмыйбыз. Конкурста җиңү генә түгел, катнашу мөһим дисәләр дә, күңел барыбыр җиңүгә омтыла. Шуңа да КВНга ныклап, тырышып әзерләндек.

-Республиканың кайсы командалары белән көч сынашырга туры килде?

-Барлыгы 21 команда иде. Республикабыздан гына түгел, күрше төбәкләрдән, Мәскәүдән дә көчле командалар килгән иде. Шуңа да чыгыш ясаучыларны өч өлешкә бүлделәр. Без икенче өлештә Мөслим районының ”Мөслим кырмыскасы”, Пензаның «Исемсез», Әтнәнең “Күршеләр”, Чирмешән районының «Көлке кооперативы», Казан шәһәренең Аграр университеты “Барыбер”, Зәй районының «Зәй әбиләре” белән бергә туры килдек. Әлбәттә, сценарий төрлелеге һәм осталык буенча да командалар аерылып торды.

-Уен барышында жюриның таләпчәнлеге дә сизелгәндер мөгаен.

-Әйе, жюри әгъзалары һәр чыгышка иҗади яктан бәя бирде. Таләпчәнлек тә көчле иде. Жюрида Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, танылган юмор остасы Җәвит Шакировның булуы гына да ни тора! Читтән карап торганда күңелле булса да, чыгыш ясаганда барыбер дулкынланасың, шулай да сынатмадык. Фестивальнең ярымфиналына узу, Диплом белән бүләкләнү безнең өчен мәртәбә ул. Һәр уен җиңүгә омтылышны көчәйтә, командабызга икеләтә җаваплылык өсти.

-Без дә сезгә уңышлар телибез, Гөлназ. Алда сезне яңа җиңүләр, шатлыклар көтсен!

 

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса