Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Шәрипҗановадан күңелсез хәбәр

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграмында тормышында булган вакыйгаларны күрсәтеп тора. Бер көнне дә ул каршылыклы пост урнаштырды, ни өчен каршылыклымы, чөнки аның мәгънәсен Гөлназ үзе генә аңлады да бугай инде.

«Ниһаять, мин җавап таптым. Миңа кем, кайчан һәм ни өчен икәнен әйттеләр. Аның якын кеше булуы куркыныч. Уйларыгыз чиста, саф булсын», дип язган ул. Нәрсә булганын, ул якын кешенең кем икәнен ачыклап китми җырчы. Комментарийларда язылучылары аңа чыннан да якын кешеләрнең төрлесе булуы хакында язалар, «дошманыңнан түгел, үзеңнекеннән саклан», диләр.

Шулай ук Гөлназ үзенең иң кадерле әйбере ‒ вакыты турында да уйлана башлаган. Чыннан да, хәзерге заман гаджетлары, социаль челтәрләргә без бик күп вакыт сарыф итәбез. Шуңа күрә җырчы үзенең инстаграмын чистарткан, үзе язылган аккаунтларны алып аткан. Вакыт җиткәч ул кабат кайтырга җыенуын да хәбәр итте.

Борчылмагыз, Гөлназ безне үзенең яңалыкларыннан мәхрүм итәргә уйламый, алга таба да тормышын яктыртып барырга җыена, үзенең вакытын түгел безнекен сарыф итәргә исәбе.

rsloboda-rt.ru

http://www.sahne.ru/news/xeberler/glnaz-shripanovadan-kelsez-khbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса