Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Шәрипҗанова: «Хәзер мин башка»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең бала көткән вакытларын сагынып, инстаграмда пост язган.

 Гөлназ бала туарга 6 көн кала төшерелгән фотоны урнаштырган. «Без аны мичтән чыккан коймакны көткән кебек көттек. Ул шундый тәмле килеп чыкты», дип яза ул. Кызы Асылбикә дә энесе Минтимерне бик ярата икән. Минтимер аның яратуыннан арып та бетә. Гөлназ үзенең шундый зур үскән, акыллы кызы булына шатлануы турында да яза.

Минтимер башка төрлерәк, ул 9 ай карында булган вакытта әнисен бик нык үзгәрткән . «Хәзер мин башка төрле», дип яза Гөлназ. «Шушы бәхетне тоярга Аллаһы Тәгалә насыйп иткән, рәхмәт аңа. Шушы сабыйларны үстереп, ризыкларын туйдырып, рәхәт тормышта яшәргә ‒ безнең бурычлар» диелгән инстаграм постында.

Автор: Г.Хәлиуллина.

 фотоkamskoe-ustie.ru

http://www.sahne.ru/kheberler/10187.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X