Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Нуриева: «Прививка ясаткан булсам...»

Ковид-19. Бу авыру турында беренче тапкыр ишеткәндә, ул безгә беркайчан да килеп җитмәс кебек иде.

«Прививка ясаткан булсам...»

 Юк, барыбер килеп җитте. Көн саен чир йоктырган кешеләр саны, үлем... Битлекләр, перчаткалар, антисептиклар, үзизоляцияләү. Акрынлап куркыта башлады. Һәркем саклану чараларын үти. Тик вакытлар үтү белән аны җиңелчә кабул итә башладык. Шул исәптән мин дә.

Бер ел узды. Авырулар саны да кими башлады кебек. Димәк, узып китеп бара ул, дип уйладым. Тик, мин уйлаганча түгел икән. Шулай бер көнне тән температурасы күтәрелде, җиңел ютәл башланды. Бу гадәти ОРВИ, дип тынычландырдым үземне. Температура өченче көнне дә дәвам итте. Борчыла башладым. Ә менә тәм һәм ис сизү югалгач,  бу чир капкынына эләккәнемне аңладым.  Табибка бардым, анализ алдылар. Икенче көнне нәтиҗәсе килде. Уңай...  Мин, әлбәттә, коронавирус дип уйлаган идем. Тик, мине факт алдына куйгач, куркыта башлады. Бу турыда миңа телефон аша шалтыратып әйттеләр:  «Исәнмесез, сезне санэпидстанциядән борчыйлар, анализларыгыз килде, сездә расланган Ковид-19…»

Һәм кем белән яшисез, кайда эшлисез, кем белән аралаштыгыз, нинди кибетләргә кердегез һәм башкалар турында сораулар башланды. Менә шул вакытта гына мин моның ни дәрәҗәдә җитди булуын аңладым.

Дәвалану шунда ук башланды. Уколлар, системалар. Хәл җиңелләрдән түгел иде. Температура, баш авырту, хәлсезлек. Син бер-ике адым гына атлыйсың, ә сулыш кысылу һәм йөрәк тибү бишенче катка йөгергән кебек.

Тирән сулаганда да һава җитми, шуңа күрә паника башлана. “Прививка ясаткан булсам. Ни өчен мин аны ясатмадым?”. Күзгә ак-кара күренми, бер әйбер кирәкми, бары саулык сорап ятасың. Көн дә  җиңеллек сорап дога кыласың. Җиде көн  дәваланудан соң җиңелрәк була башлады. Төп симптомнар китте, мин хастаханәдән чыктым. Әмма чир эз калдырды. Элеккечә эшли дә, йөгерә дә алмыйсың инде. Тын кысыла башлый, тиз арасың. Йөрәк тибеше - 120. Юкка гына коронавирустан соң тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланырга кирәк, дип әйтмиләрдер. Айлар үтү белән хәлем яхшырыр, дип ышанасы килә.

Авырудан соң антитәнчекләрнең  якынча алты ай дәвамында саклануын әйтте табиб. Менә бу чор аралыгында мин тыныч булырмын. Тик аннары... аннары инде янәдән куркыта башлый. Башка болай чирләргә теләмим. Шуңа күрә, бу вакыт узуга, һичшиксез, прививка ясатачакмын. Үзең бу чир аша узганнан соң,  моның никадәр куркыныч булуын аңлыйсың.

Язманы тәмамлап табибларга, шәфкать туташларына, йогышлы авырулар бүлеге санитаркаларына рәхмәт әйтәсем килә. Үз эшен яхшы белүче, сизгер, ярдәмчел кешеләр алар. Рәхмәт сезгә!

 

Гөлназ Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X