Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Фәйзрахманова инстаграмын акча түләп кенә укып булачак. Кем алдый, шуны судка бирәчәк

“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова үзенең Инстаграм аккаунтын түләүле итә.

 Радиода эшләүче, «Нокта» программасын алып баручы, юридик консультацияләр оештырып, концертлар бирүче Гөлназ санап кителгәннәр белән генә чикләнмичә, яңа проектка тотынган. Моның өчен ул яңа Инстаграм битен ачып җибәрергә булган. Ләкин ул түләүле булачак. Ни өчен? Гөлназ моны укучылар аудиториясен чикләр өчен эшләве белән аңлата. Файдалы мәгълүмат һәм киңәшләре белән ул чыннан да кызыксынучылар һәм бу эшкә җитди караучылар белән генә уртаклашырга ниятли. "Бушлай булган әйбернең кадере юк" ди Гөлназ.    Шулай итеп @gulnaz_secret7 битенә язылу хәзерге вакытта 200 сум. ММЧ, оешмалар өчен 1000 сум дип бәяләнә. Проектка старт бирелгәннән соң бәяләр артачак икән.    Ә иң кызыклысы, яңа Инстаграмына түләмичә генә язылырга теләүчеләрне Гөлназ судка бирү белән кисәтә.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23903

фотоmy.mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X