Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлләр яраткан кеше начар була алмый, чөнки ул  матурлыкны күрә белә.

Минем әниемнең исеме Гөлназ.

 Исеменнән үк күрене тора: ул гөлләр ярата. Безнең өйдә йөзгә якын гөл үсә. Аларның зурлары һәм кечкенәләре, чәчәк ата торганнары һәм чәчәге булмаса да бик матурлары бар. Бездә хәтта кофе агачы да үсә! Ул язын чәчәк ата һәм соңыннан анда кофе җимеше  өлгерә.

Әни мине һәм апаны да гөлләр үстерергә, аларны яратырга өйрәтте. Без бергәләп аларга су сибәбез,  яфракларын сөртәбез, яз көне күчереп утыртабыз. Миләүшә, яран гөлләре язын аеруча матур итеп чәчәк аталар. Кызыл, ал, ак, шәмәхә чәчәкләрне күргәч,күңел күтәрелә, елмаясы килә башлый.

Гөлләр яраткан кеше начар була алмый, чөнки ул  матурлыкны күрә белә.

 

Динә Нуриева,

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X