Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлбизә Хөснетдинова: «Мин җәйләргә гашыйк»

Елның шушы фасылын – җәйнең офыктан күз кысып август аена кереп барган чагын ярата ул.

Ни өчен икәнен үзе дә төгәл әйтә алмас. Әмма шау чәчәктә утырган бакчалар, кояшка тартылып буй җиткергән сары көнбагышлар аның күңел халәтенә тиң.

Мәктәп капкасыннан эчкә үтүгә төсләр балкышы урталыгында калды Гөлбизә. Җанына ниндидер рәхәт бер дулкын йөгереп үтте. “Кайчан гына баш калкыткан идегез ләбаса. Күр инде, бакча күрке булгансыз”, - диде ул, сокланудан чәчәк таҗларына кагылып.

Барысы да якын, кадерле шул аңа. Гомер дигәнең генә сизелми уза. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә эшли башлавына да өч дистә елга якын. Югыйсә, барысы да хәзер генә кебек. 1990 елда ире Илдус белән туган авыллары Биектауда никахлашып туйлар уздырганнан соң Балык Бистәсенә килеп урнаша Хөснетдиновлар. Аңа кадәр Котлы Бөкәш “Сельхозтехника”сында баш бухгалтер булып эшләгән Гөлбизә белгечлеге буенча үзәктә эш эзләп аптырамый, мәктәпкә лаборант булып урнаша. Бераз вакыттан соң ашханәдә эшләүне дә  йөклиләр үзенә. Көләч йөзле, ягымлы булуы белән коллективта үзен бер яраттырса, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфаты икенче яктан ача аны. Җәйләрен исә мәктәп яны участогында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү буенча җитәкчелек итә.

-Гаҗәеп оста оештыру сәләтенә ия хезмәткәребез ул безнең. Җаваплылыкны тоеп эшли. Мин аны кешеләр белән уртак тел таба белгән психологка тиңлим. Мәктәп ашханәсендә, бакчада аның ярдәме белән тәртип салынды, пөхтәлеккә ирешелде, - ди аның хакында Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе директоры Мөнирә Талалаева.

Җитәкчелекнең шундый югары бәяләмәсен хезмәттәшләре дә хуплый. “Синең белән эшләве җиңел”, - диләр аңа еш кына. “Җиңеллеген, авырлыгын кем бизмәнгә салып караган инде”, - ди ул, елмаеп. Әнә шул ихласлыгы, башын артка чөеп рәхәтләнеп көлүе белән дә бар дөньяны оныттыра белә Гөлбизә ханым. Күңелендә ниләр кайнаганын башкаларга сиздерүчеләрдән түгел ул. Аның өчен бүгенге тормышның матурлыгын, гүзәллеген күрү мөһим.

“Нәрсәгәдер риза булмыйча зарланып яшәүчеләргә исем китә. Сәламәтлеге булган кеше эшли дә, таба да белергә тиеш”, - дигән фикерен алга сөргән Гөлбизә Фәхретдин кызы белән килешми мөмкин түгел. Тырышларга юл-сукмаклар һәрчак ачык. Кайчандыр тулай торакның бер бүлмәсендә яшәп, соңрак  иркен, зур йорт салып чыгулары да шул тырышлык билгесе.  Илебез шәһәрләрен аркылыга буйга иңләгән Илдусны районда оста шофер буларак таныйлар. Нинди эшкә алынса да җиренә җиткерә торганнардан. Хәзергесе вакытта район электр челтәрендә эшли ул. Кызлары Алинәнең дә үз гаиләсе. Ире Илдар белән икесе дә район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куялар. Әти-әниләре үрнәгендә корылган тату гаиләдә уллары Тимур үсә.

-Барысы бергә килеп керәләр дә өйне күңелле шау-шуга күмеп куялар. Аларның район үзәгендә урнашулары  барыбызга да әйбәт булды әле, - ди тупылдатып оныгын сөйгән Гөлбизә ханым.

Әйе, дөнья малы артыннан кумыйча бергәлекнең кадерен белеп яшәүләргә ни җитә?! Бәхет дигән төшенчәнең нигезендә дә шул ята түгелме соң? Һәр туган көнгә сөенеп, бер-бер артлы алышынган табигать фасылларында үзгә матурлык күргән Гөлбизә ханым да бүгенге тормышыннан бик канәгать. Көзләрнең муллыгыннан, шау чәчәкле җәйләрнең гүзәллегеннән ямь табып яшәгән бер мәле аның.

Фарваз Каюмова.

фото автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса