Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газета укучыбыз соравына район Пенсия фонды бүлеге идарәсе Минзия Валеева җавап бирә.

“16 яшькә кадәр балаларга түләүләр кайчан башлана?                Л. Сибгатуллина”

Бу сорауга җавапны район Пенсия фонды бүлеге идарәсе Минзия Валеева җавап бирә.

- Пенсия фонды бүлеге Балык Бистәсе идарәсе ата-аналарга, уллыкка алучылар, 16 яшькә кадәр балаларның опекуннары һәм попечительләре һәр балага  июль аенда бер тапкыр 10 мең сум акча түләячәк. Бу сумма  3 яшькәчә балалар өчен ай саен түләнә торган 5 меңгә өстәлә. Ә 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә, апрель-июнь айларында Россия Президенты Указы нигезендә  балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм буларак күчерелә. Моның өчен янәдән белешмәләр җыеп, бер кая да мөрәҗәгать итү кирәкми.

Мондый түләүләрне алган әти-әниләргә июль ае өчен өстәмә түләү үзеннән-үзе башкарыла.

Әгәр дә кемдер бу түләүләрне сорап мөрәҗәгать итмәгән булсалар куркыныч берни дә юк.  Алар өчен гаризалар 30 нчы сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Хуплау булган очракта барлык түләүләр дә башкарылачак.

 

rsloboda-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X