Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гайнелхаят Фатыйхова: " Бүгенге тормышыбызга шөкер итәрлек"

Гомерләре буе тормышның авыр йөген сыңар канатларында ялгыз күтәреп күркәм сабырлык белән дөнья көткән газиз әбекәйләр - гаилә учагын сүндерми саклаучы мәрхәмәтле әнкәйләребез бар безнең.

Хөкүмәтебез сугыш, тыл ветераннарын олылый, хөрмәтли. Шушы көннәрдә Күгәрчен авылында гомер итүче Гайнелхаят Мингариф кызы Фатыйховага да 90 яше тулу уңаеннан Президентыбыз котлавы, район башлыгының истәлек бүләге килеп иреште.

Без күргән авырлыкларны берәүгә дә күрергә язмасын.  Бүгенге тормышыбызга шөкер итәрлек. Барысы да җитеш, ни теләсәк шул бар. Раббыбызның сөеп бирүе булсын, ди, бүген дә үз аякларында йөгереп йөрүче Гайнелхаят әби.

Улы, килене белән төп нигездә яши ул. Әби бүгенге тормышына шөкер итсә, килене Раилә апа аңа рәхмәт укый.”Үземнең саулыгым юк. Шуңа да йорттагы бөтен эш әни җилкәсендә. Ашарга да пешерә, җыя, юа да. Балаларыбыз Марсель белән Эльмираны да кечкенәдән әни тәрбияләп үстерде»,   ди 30 ел Күгәрчен авылы сельпосында бухгалтер булып эшләгән Раилә апа.

47 ел бергә тату гомер кичерә алар. Килен-кайнана төшенчәсе юк биредә. Һәр нәрсәне киңәшләшеп эшләргә күнеккәннәр. 90 яшен тутырган Гайнелхаят апага “сөбханалла” дип кенә карарлык. Мөлаем йөзендә нур балкытып яши дә, күпләргә өлге булып йөгерә-йөгерә эшли дә әле ул. Без дә аны юбилее белән ихластан котлыйбыз, саулык, бәрәкәтле гомер телибез. 100 яшьлегеңә дә җитезлектә, күңел аклыгында килергә насыйп булсын сиңа авылымның Ак әбисе!

 

Фарваз Каюмова.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса