Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр."

Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.

Бу авыр минутларда янымда балаларым булды. Күршеләрем,  якыннарым хәлемне белешеп тордылар. Сырхауның беренче билгеләре булуга авылыбыз фельдшеры Сәрия Гыйлемҗановага мөрәҗәгать иттем. Ул эзлекле рәвештә дәвалау чаралары кулланды, киңәшләрен бирде. Район үзәк хастаханәсенә барырга кирәклеген аңлатты.

Биредә мине кичекмәстән кабул итеп дәвалау бүлегенә салдылар. Табиблар Рамил Гаязов, Ринат Гыйниятуллин, Николай Демьянов, шәфкать туташлары Зилә Мөхәммәтшина, Алинә Хаҗиева һәм бүлекнең барлык хезмәткәрләре тырышлыгы белән авыруым көннән-көн җиңеләя барды.

Мин бу хастаханәдә алдагы елларда да дәваландым инде. Шуңа күрә әлеге коллективта тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли дип ышанып әйтә алам.

Бүгенге көндә мин савыгып үз өемдә яшим. Форсаттан файдаланып авылыбызда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын язып узам. Кышкы айларда юллар чистартыла, урамнарда кичкә керүгә баганаларда утлар балкый, һәрбер йортка диярлек су кертелгән, өйләребез газ белән җылытыла.  Авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов һәм җирлек хезмәткәрләре моның өчен көндәлек эш алып баралар.

Әлеге хатымда искә алынган, исемнәре аталмаган барлык затларга үземнең олы рәхмәтемне белдерәм. Тормышларында бары тик изгелекләр генә теләп калам.

 

Галия Зыятдинова.

Балтач авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X