Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галина Артамонова: " Минем өчен бу зур шок булды"

Трой-Урай авылында почта элемтәсе бүлеге бинасы юк.

  Бу мәсьәләне хәл итүнең кайсы этабында булуын хәбәрчебез Таңсылу Минһаҗева ачыклады.
... Трой-Урай авылы киң урамнар белән Кама елгасының гүзәл ярында урнашкан. Ул кешеләрне үз матурлыгы, тынычлыгы, чиста һавасы белән җәлеп итә. Бүген биредә җирле үзидарә органнары, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, полиция участогы эшли.  Әмма почта элемтәсе бүлеге юк. Ул ел ярым элек янган. Шул сәбәпле кырык елга якын эш стажы булган хат ташучы Галина Артамонова өйдә эшләргә мәҗбүр.  
Галина Викторовна гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган. Төшкә кадәр ул почта элемтәсе бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара, төштән соң хат ташучы булып эшли.  Хәзерге вакытта ул 250 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Эссе челләдә дә, суыкта да, яңгырда, кар-буранда да ул газета-журналлар тарата, шулай ук электр энергиясе, газ, телефон өчен квитанцияләр тарата, алар өчен түләүләр җыя, аларны компьютер белән эшкәртү өчен җәяү, очраклы машина яисә такси яллап район почта элемтәсе участогына бара, ә аннары аларны адресатларга кайтара. Көнгә 7 километрга якын юл үтә.  Билгеле, Галина   Артамонованың эше почта бинасыннан башка күпкә катлаулана һәм аны үтәү өчен вакыты да күбрәк сарыф ителә.   
Ел ярым  вакыт узса да, эш урынында янгын чыккан көнне әле дә оныта алмый Галина Артамонова. Бинадан хәзер дә янгын исе килә. 
- Минем өчен бу зур шок булды. Янгын ял көнендә килеп чыкты, күршебез шалтыраттып безнең бинадан төтен чыга дип хәбәр итте. Мин шунда ук чыгып йөгердем. Бу вакытка инде халык җыелган иде. Мин бинага узарга теләдем, әмма янгын сүндерүчеләр анда ярамый, диделәр. Иң мөһиме, сейфта акча һәм кыйммәтле кәгазьләр сакланып калган. Әле дә төшемдә нидер янганын күрәм һәм куркудан уянам, - ди ул коточкыч көнне искә төшереп. – Мин бу хезмәткә гомеремне багышладым, авылдашларым мине сөенеп каршы алалар, берәүләр газета-журналлар укырга ярата, икенчеләренә аралашу да кирәк. Мин кешеләргә шатлык бүләк итәргә яратам.  
- Почта бинасыннан башка безгә һич ярамый. Галя күп еллар хезмәт куя, безгә, пенсионерларга да зур игътибар белән карый. Ул бит газета-журналлар таратып кына калмый, коммуналь хезмәтләр, телефон өчен дә түли, подписка рәсмиләштерә, безгә кирәкле товарлар алып килә. Пенсияне көнендә алабыз, аңа зур рәхмәт, - дип рәхмәт белдерде авылда яшәүче Анастасия Тимофеева.
Галина Викторовна лаеклы ялда булуына карамастан хезмәт итүен дәвам итә. Аның намуслы һәм мактауга лаеклы хезмәте турында «Татарстан почтасы»  хезмәт вазыйфаларын үтәү, тармакны камилләштерүгә керткән шәхси өлеше, югары профессиональлеге, район  җитәкчеләренең Трой-Урай авыл җирлеге үсешенә керткән зур өлеше, иң яхшы почта бүлекчәсе өчен,  Рәхмәт хатлары сөйли. 
Почта булмау мәсьәләсе гражданнар җыенында еш күтәрелә.   Ә  без сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, вакыйгаларның алга таба барышы турында хәбәр итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X