Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә бәхете тату яшәүдә

Туган җир, туган авыл дип җан атып яшәүче  әлеге гаиләнең йорт-курасы әллә каян балкып, төзеклеге, чисталыгы белән үзенә тартып тора.

Иске Арыш авылына килү белән биредә яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе турында язмыйча булдыра алмадым.  Авылдашлары арасында тырыш, уңган, эш сөючән булулары белән аерылып торалар.

Туган җир, туган авыл дип җан атып яшәүче  әлеге гаиләнең йорт-курасы әллә каян балкып, төзеклеге, чисталыгы белән үзенә тартып тора. Зәмзәмия апа килене Минзәлия белән безне каршы алырга чыктылар. Сөйләшә-сөйләшә йорт эченә үттек.

Зәмзәмия апа белән Марат абый өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике игезәк уллары Булат һәм Илфат инде гаиләләре белән яшиләр, кызлары Казан шәһәрендә белем ала. Бүгенге көндә уллары Булат килене Минзәлия үзләре янәшәсендә. Кечкенә оныгы Әмир дә гаилә бәхетенә ямь өстәп, аларның куанычы булып үсеп килә. Зәмзәмия апа тормыш йомгагын сүтә. “Язмыш булгандырмы, район үзәгендә эшләгән вакытта авылны сагынам, дип туган йортыма кайтып киттем. Тырышкан кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Әби-бабайларым да эш сөючән кеше булганнар. Умарталар тотканнар. Хезмәтне үз итү алар тәрбиясеннән килгәндер мөгаен. Авылга кайткач “Арыш” колхозына бухгалтер булып эшкә урнаштым. Булачак кайнанам да баш бухгалтер иде биредә.  Марат белән озак очрашып йөрмәдек, гаилә корып җибәрдек. Әлеге нигездәге йортка башка чыктык. Бу әниләр ягы нигезе иде. Игезәк улларыбыз дөньяга килде. Бер елны йортыбыз янды. Балаларыбызны өйдән алып чыгарга өлгерделәр”,-дип искә алды ул елларны Зәмзәмия апа. Аннан йортны яңадан салалар. Уллары икесе дә мәктәпне тәмамлагач армия сафларында бурычларын үтәп кайта. Анда хезмәт иткән чакларда ук Булат авылны сагынам, авылда гына калам,  дип хатлар юллый торган була. Теләге кабул булган диярсең, Масловка авылы кызы Минзәлия белән озак та очрашып йөрмиләр, гаилә корып җибәрәләр. Авылда яшь, үрнәк гаилә булып тату гына яши алар бүген. “Шулай унсигез яшьтән кияүгә чыгармын дип кем уйлаган. Язмыш булгандыр, шөкер менә җиде ел бик тату, бер сүздә булып гомер кичерәбез. Кайнанам икенче әнием кебек. Таба ашы пешерү, бакча эшләре, оекбаш, башмаклар бәйләү  дисеңме, бар эшне дә бергә башкарабыз”, - ди Минзәлия. “Балаңның бәхете киленне үз итеп кабул итүдән тора. Алар тату булсыннар дип яшәсәң генә тормыш бара ул. Әлбәттә яшьләрнең дә безгә карата хөрмәте бик күп нәрсә бирә. Киленем дә уңган, улымның да куллары алтын. Тимерме, агач эшеме – барысын да белә Булат. Ике киленем үзара бик тату. Балаларымның вакытында тормыш коруларына бик сөенәм. Ике оныгымны сөеп туя алмыйм»,- дип сөйли Зәмзәмия апа алар белән горурланып.

Бүгенге көндә Зәмзәмия апа авыл мәдәният йорты директоры, ә Минзәлия китапхәнәче булып эшли. 20 ел китапханәче стажы булган кайнанасыннан эш серләрен бик тиз өйрәнә Минзәлия.   Өйдә дә, эштә дә бергә без, ди алар шаярту-чыны белән. Чаралар, бәйрәмнәр оештырганда алар бер-берсенә терәк, ярдәмче. Дистәдән артык Диплом, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары Зәмзәмия апаның  хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Әле күптән түгел районда үткән “Шаярт, Балык Бистәсе” фестивалендә “Шаяннар һәм тапкырлар” клубы берләшмәсе төркеме җиңү яулап Гран-Прига ия була.

Әлеге тырыш, булган гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X