Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гафу ит, улым...

Фәрит төне буе йокламады.

Соңгы тапкыр 15 ел элек аралашкан улы шалтыратты аңа кичә. «Әти, килсәм ярыймы? Сөйләшәсе бар синең белән», – диде. Фәрит моңа әзер түгел иде. Хәтта әти дигән сүздән сискәнеп китте... Үзе җавап итеп «Ярый» сүзеннән артык берни әйтә дә алмады. «Улым» сүзен әйтергә берничек тә теле әйләнмәде аның. Хыялында гына, эчтән генә әйтә ала иде бит Фәрит ул сүзне. Гомумән, якын кешесенә улым дип дәшергә хакы бармы соң аның? Улым дип түгел, гафу ит дип башларга кирәк аңа сөйләшүне...

Фәйрүзә белән мәктәптә бер сыйныфта укыды Фәрит. Укыган чакта партадашын дус буларак кына кабул итә иде ул. Фәйрүзә өй эшләрен дә күчертә, контроль эшләрен дә тикшереп карап чыга. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер классташы белән дус булуы бик уңайлы иде Фәриткә. «Тили-тили тесто, жених и невеста» дип үртәүче классташларына да үпкәләмәде ул. «Нинди невеста булсын, күт белән ыштан кебек бит без, туганнар пачти», –дип җавап бирә иде Фәрит. 

Укырга кереп сыйныфташлары белән төрлесе төрле якка таралышкач кына күзләре ачылды Фәритнең. Өченче курста укыган вакытта октябрь бәйрәменә ялга кайткач Фәйрүзәне күреп  таң калды Фәрит. Әллә унбер ел бергә укымаганнар да, биш ел бер партада утырмаганнар. Ни арада шулкадәр үзгәргән бу Фәйрүзә? Җыйнакланып та киткән, киемнәре дә бигрәк килешле, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая, үзе сөйкемле... 

Өч ел очрашып йөргәч, кулларына диплом алуга ук өйләнешергә уйладылар яшьләр. Әти-әниләр дә риза, бер авылда туып үскән матур парның кавышуына бер кеше дә каршы булмады, әлбәттә. Туйлар уздырып шәһәргә барып урнаштылар, эшли башладылар...

 

Уллары Марат тугач, Фәрит белән Фәйрүзә икесе дә үз дөньяларына кереп чумдылар. Фәйрүзә үзен тулысынча баласына багышлады, Фәрит эшкә тотынды. Иртән китә, кич кайтып ашый, улы белән бераз вакыт уздыра да, бүлмәгә кереп йокларга ята. Фәриткә Фәйрүзә, Фәйрүзәгә Фәрит кирәкми иде кебек. Әйтерсең лә аларның икесендә ике тормыш. Фәйрүзә беркөнне бөтенләй бала бүлмәсенә күченде. Марат каршы килмәде, аңа тагын да тынычрак шулай, йокысы да туя. Берничә елдан гаиләдә ике тормыш барлыгы сизелә башлады: берсе Фәйрүзә белән улы Маратныкы, икенчесе Фәритнеке. Тормышта әтинең кирәге калмаган кебек, биш яшьлек улы аннан берни сорамый, уйнамый, урамга чыкмый башлады. Эштән кайтып кергән әтисенең уеныннан аерылмый, каршысына йөгереп чыкмый.

Фәрит үзен кая куярга белмичә йөргән бер көнне күңел җылысын биредәй кеше тиз табылды. Күптән түгел генә Фәрит эшләгән оешмага эшкә урнашкан Ләйсән ир йөрәгенә юлны тиз тапты. Бергәләп чәй эчүдән башланган аралашу төшке ашны бергә ашау гадәтенә күчте. Тәмле ризыкларны Ләйсән үзе алып килә, үзе җылытып ашата. Эштән кайтышлый Фәрит Ләйсәнне дә кайтарып куя, соңрак иртән алып та китә башлады. Квалификация күтәрү курсларына бергә барган җирдән Фәрит хатыны белән улы янына башка кайтмады. «Безгә аерым яшәп карарга кирәк» дигән смс хәбәр белән гаиләгә нокта куйды Фәрит.

Йоклый алмады ул бүген. Бөтен тормышын күз алдыннан үткәрде. Ләйсән белән 15 ел яшәү дәверендә бәхетсез булмады дип әйтеп булмый... Кызы, улы бар. Музыка мәктәбенә йөриләр икесе дә. Акыллы балалар булып үсәләр. Ләкин Фәритнең күңелен тырнап торган гаебе гомер буе тынычлык бирмәде. Улы белән аралашканы да, хәл белешкәне дә булмады. Фәйрүзә үзе дә ярдәм сорамады. Горур иде шул ул. Авылга да кайтмаска тырышты Фәрит. Әти-әнисе янына кайтса да, атна уртасында әйләнеп килә иде: кирәкмәс кешеләр белән очрашмас өчен шулай эшләде ул. Уйлап карасаң, улына 20 яшь бит инде. Очрашкач әтисенең йөзенә төкерерме инде... Дөньяда мин барлыгын белдеңме син, нишләп бер килеп тә карамадың, диярме. Әйтсә әйтер, башын аска иеп тыңларга, «Гафу ит, улым...» дип гомерендә бер тапкыр булса да әйтергә тиеш иде ул. Ничек булса, шулай булсын. Гаепле Марат алдында, гаепле. Исән килеш үлгән әти булды ул...

Икенче көнне очрашу урынына ярты сәгать алдан килде Фәрит. Табар микән аны улы? Таныр микән? Үзе кебек кара чәчле, чем кара күзле улын биш яшьлек килеш кенә хәтерли Фәрит. Бит очында кечкенә генә мине дә бар иде әле... «Әти» дип эндәшүгә сискәнеп китте ул. Үзеннән дә озын егет басып тора аның каршында. 
– Марат улың мин, әти. Бер айдан өйләнәм мин. Менә... чакыру алып килдем сиңа...
Фәритнең күзеннән гомерендә беренче тапкыр күз яше тәгәрәп төште.
– Гафу ит, улым,  – дип үксеп елап җибәрде ир. 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gafu-it-ulym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса