Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаджетлар балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ярдәмчеме?

Бу тема соңгы биш елда бик актуаль. Бер яктан, телефон безгә көндәлек эшләрне башкарырга ярдәм итә.

 Гаилә һәм туганнар белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә тора алабыз, дөньядагы вакыйгалардан хәбәрдар булабыз. 
Ләкин аның икенче ягы да бар. Гаджетлар ата-аналар һәм аларның балалары өчен нәрсә белән куркыныч булырга мөмкин?
Бүген без урамда кечкенә балаларны һәм яшүсмерләрне саф һавада уйнау урынына телефон белән утырганнарын күрәбез. Уеннар аларны чынбарлыктан виртуаль дөньяга алып китә һәм чын тормыш арткы планга күчә. Ата-ананың тыю сүзләре ярдәм итми, бу баланың кызыксынуын арттыра гына. Мондый очракларда нәрсә эшләргә соң?
Проблеманың башлангыч чорына карасак, без ата-аналарның балачактан ук баланы телефонга өйрәтүләрен күрербез. Балага мультфильм карарга һәм уеннар уйнарга рөхсәт итәләр, туган көненә кыйммәтле смартфон бүләк итәләр. Хәзер коляскадагы баланы да телефон белән очратырга мөмкин.
Шул ук вакытта балалар баш мие мәгълүматны фильтрлый алмый һәм интернеттагы барлык тискәре яңалыкларны кабул итә. Балага гаджетны еш кулланырга рөхсәт итеп, без аны ясалма һәм чит дөньяга этәрәбез.
Баланы гаджетлар дөньясы белән таныштырыр алдыннан уенга инструктаж үткәрү, теге яки бу техникага нәрсә өчен    куллануын аңлату мөһим. Балаларга смартфонсыз дөньяның ачык төсләр һәм маҗаралар белән тулы булуын күрсәтергә өйрәнегез. Әгәр дә бала көйсезләнеп сездән телефон сораса яки аны бирергә теләмәсә, балага тынычланырга вакыт бирегез. Ул үзенә яки сезнең белән смартфонсыз кызыклы чаралар һәм уеннар тапсын. Аңа үзегез үрнәк күрсәтегез: аш өстәле артында, бала белән  урамда йөргәндә гаджетлар кулланмагыз. 
Онытмагыз, балалар һәрвакыт олылардан үрнәк алалар. Кечкенә чагында балага шәхси смартфон сатып алырга кирәкми. Элемтә өчен гади телефон да ярый. Шулай итеп ул тирә-юнь дөньясы белән аралашырга өйрәнәчәк.
Гүзәл Галиева,
психолог.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса