Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Хәсәнов: " Элмә такталар ике телдә булырга тиеш"

​​​​​​​«Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында» гы ТР Законы нигезендә оешма, учреждение, кибет исемнәре һәм башка элмә такталар ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә булырга тиеш. Ул безнең районда ни дәрәҗәдә үтәлә?

Бу уңайдан без административ техник инспекция бүлеге начальнигы Фәрит Хәсәновтан аңлатма алдык.

- Безнең тарафтан район оешмалары һәм учреждениеләре элмә такталарын законнарга туры китерү буенча шактый эш башкарылды. Хәзерге вакытта сәүдә оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары игътибар үзәгендә. Кайберләренең Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат чараларын рәсмиләштерү буенча хокук бозулары ачыкланды. Аларны  бетерү сроклары белән күрсәтмәләр бирелде. Кимчелекләр бетерелмәгән очракта административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк. Шуннан соң алар карап тикшерү өчен административ комиссиягә яки җәмәгать судына җибәреләчәк.

- Элмә такталарын  урнаштыруда закон бозган өчен нинди җаваплылык каралган?

- "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" закон таләпләрен тиешенчә үтәү бурычы турыдан-туры җитәкчегә  яки башка вәкаләтле вазыйфаи затларга йөкләнә.

Татарстан Республикасы Административ кодексының 2.1 статьясы нигезендә телләр турында Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәмәгән өчен вазыйфаи затларга  кисәтү ясала яки 500-1000 мең сум күләмендә  административ штраф салына.

Башкарылган эшнең уңай нәтиҗәләре  дә бар. Район үзәгендәге кайбер кибетләр һәм хезмәт күрсәтү объектлары булган җитешсезлекләрне бетерделәр.

Кайбер сәүдә нокталарының элмә такталарында текст үлчәме буенча  башка телдәге тексттан аерыла. Бу да  закон бозу булып санала. Алар  бер төрле үлчәмдә булырга тиеш.

Авыл җирлекләрендә әлеге мәсьәлә җирле үзидарә органнары контролендә тора.

Без бу уңайдан кайбер балыкбистәлеләрнең фикерләре белән дә кызыксындык.

Елизавета Степанова: «Урамнар, авыллар, биналар исемнәре турындагы тиешле мәгълүматлы элмә такталар җирлектә  ориентлашу һәм кирәкле объектны табу өчен кирәк. Ике дәүләт телен куллану рус телен начар белә торган өлкән яшьтәге кешеләргә уңайлы. Аларга, чыннан да, рус телендә элмә тактасын уку авыр булырга мөмкин».

Газиз Салихҗанов: «Кибетләрдә татар телендәге элмә такталарны күреп күңел сөенә. Бу Татарстан җирендә яшәвең өчен горурлык хисе  уята. Туган телеңне онытырга ярамый».

 

 

 

Таңсылу Минһаҗева.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса