Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәнис Садыйков: " Эш урынында тәртип, чисталык булса кәефләр дә күтәрелеп китә"

Күңел матурлыгын тирә-юньгә дә күчергән кулонлылар.

  Хуш исле саргылт бәрхет чәчәкләрен, кызыл сальвияләр, алсу-шәмәхә петунияләрне фермада - маллар торагы алдында шаулап үсүен күргәч бермәл гаҗәпләнеп калдым.

–Матурлыкны һәркем ярата бит. Шуңа күрә эш урыныбызны чәчәкләр белән бизәргә булдык, – дип елмаеп каршылады безне “Кулон-Агро” җәмгыятенең терлекчелек буенча комплекс начальнигы Фәнис Садыйков. –Эш урынында тәртип, чисталык булса кәефләр дә күтәрелеп китә. Терлекчеләребез исә игътибарга, ихтирамга лаеклылар, - ди ул, һәм бер төркем алдынгыларны санап үтә.

– Сыер савучылар Александра Данилова, Гөлүсә Җиһаншина, Минзәлия Гарипова, Гөлҗиһан Гәрәеваларны башкаларга үрнәк итеп куярлык. Күрсәткечләребез начар түгел. Бүгенге көндә, мәсәлән, Александра Данилова группасындагы һәр сыердан 22,2 килограмм сөт савыла.

Комплекста җәмгысе 800 баш савым сыерлары исәпләнелә. Барысы да мул сөтле “Сычевская” токымыннан. Бозау караучылар Илсөяр Сәлахиева, Елизавета Макарова, Лилия Әхмәтшинаны да мактап телгә ала комплекс начальнигы. Алар яңа туган бозауларны ике айга кадәр тәрбиялиләр, аннан әлеге яшь бозаулар башка группалар тәрбиясенә күчә. Эшләр әнә шул рәвешле эзлекле бара.

Терлекчеләр дә биредәге уңай шартлардан канәгатьләр. “Хезмәт хакы вакытында бирелә, җылы автобус өйдән килеп ала, кире китереп куя” , диләр алар канәгатьлек белән. Бер-берең белән аңлашып хезмәт куюның матур өлгесе бу. Хәер, тышкы ягыннан гөлгә әйләндерелгән терлекчелек комплексында башкача булырга да мөмкин түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X