Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирдүс Тямаевка тәнкыйть яудырганнар

Узган атнада Фирдүс Тямаев төркеме белән Түбән Камада берничә көн рәттән концертын уздырды.

Биредә җырчыдан тыш, аның тормыш иптәше да чыгыш ясады. Бу хәлдән канәгать булмаган тамашачылар Фирдүс урнаштырган видео астында ачулы комментарийлар калдырганнар. Видеоязмаларда «Безнең Тямай» төркеменең концертка әзерләнгән мизгелләре, Фирдүснең гаиләсе – Резедә Әхмәтвәлиева белән уллары сурәтләнгән. 

«Тамашачыларга карата ихтирамсызлык бу! Атказанган артистка 1500 сумга билет сатып аласың, ә ул яңа җырлый башлаган җырчыларга, яки хатынына пиар ясый. Концертның 1/3 өлешен башка артистларны тыңларга туры килә», – дип ачулана берсе.

Фирдүс озак көттерми, җавабын кайтара: «Хатыным бары тик бер җыр җырлый, дуэт буларак та бер генә җыр башкарабыз!!! Концерт 4 сәгать буе бара – бу тамашачагы карата хөрмәт түгелме?!».

 

http://www.sahne.ru/news/xeberler/tamashachylarga-karata-ikhtiramsyzlyk-bu

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса