Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирдүс Тямаев: «Бу кайгы беркемгә дә килмәсен»

Бу тормышта һәр нәрсә бер теләгәнгә һәм без ниятләгәнчә генә бармый шул. Кызганыч... Язмыш дигәннәре Адәм баласына тормыш юлында берникадәр сынаулар да җибәрә. Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та яхшы белә. Хәтерлисездер, күптән түгел җырчы үзенең бик якын кешеләрен югалтуы хакында хәбәр иткән иде. «Бу кайгы беркемгә дә килмәсен», – ди артист.

 Фирдүс Тямаев шушы вакыйгалардан булган кичерешләрен җыр сүзләренә салган. Бүген артист тыңлаучыларга үзенең өр-яңа иҗат җимешен «Хуш...Балам», дип исемләнгән Ф.Тямаев көенә, Г.Садретдинова сүзләренә язылган җырын тәкъдим итте.

«Иң кадерле дусларым Фаяз абый, Раус Абый гаиләләренә багышлана...

Балаларыбыз исән-имин булсын, үз ризыклары, малы белән тусыннар, бәрәкәтле, изге, мәрхәмәтле, тәрбияле булсыннар, Амин...

Кемнәр бу кайгыны кичергән барыгызга да сабырлык, йөрәгегезгә дәва телим...

Ачуланмагыз мондый җырлар язганга... язмышлар төрле, ә кайгылар бер булырга мөмкин», – дип язган җырчы үзенең Инстаграм тасмасында әлеге җырның бер өзеген урнаштырып.

 

http://www.sahne.ru/news/xeberler/firds-tyamaev-bu-kaygy-berkemg-d-kilmsen

rsloboda-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса