Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фирдинанд Хәкимов : «Башкарган эшләребез Аллаһыбызның ризалыгы өчен булса иде»

Әти-әни өч айлык кызлары белән Юлсубино авылына эшкә килеп төшкәч беренче тукталган фатирлары Хәким абый белән Әсрар апа Хәкимовлар йорты булган.

Аларның оныгы Фирдинанд Хәкимов бүгенгесе көнне авыл мәчетенең имам-хатыйбы. Аның белән әңгәмә корып дин юлына ничек килүе,   бу өлкәдәге авырлыклар турында фикер алыштык.

- Үзем шушы авылда әтием Габдулхак һәм әнием Тәнзилә гаиләсендә дүртенче бала булып үстем, мәктәптә укыдым.
Сигезенче сыйныфны  тәмамлагач район үзәгендәге профессиональ техник училищеда белем алдым. Авылда тракторда, комбайнда эшләдем. Аннан Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын юридик  юнәлеш буенча тәмамладым. Полянка авылы кызы Гүзәлия белән гаилә кордык.  Район үзәгендә берникадәр яшәгәч авылга кайттык. Авыл хуҗалыгы оешмалары авыр хәлдә булган чорлар.  Үз-үзеңне, гаиләңне тәэмин итү өчен ни белән булса шөгыльләнергә кирәк иде. Авылдагы  бер кибетне сатып алып сәүдә эшен башлап җибәрдек. Ул еллардагы юлсызлык галәмәтләре хәтергә нык сеңеп калган. Хәзер инде мисал, чагыштыру  буларак искә алам ул елларны.
Авылда мәчет янәдән эшли башлаган иде. 2000 нче елларда мин җәмәгать намазларында катнаша башладым,- дип искә алды ул яшьлек чорын.

Әнә шулай авылның өлкән агайлары Габделхәй Сөниев, Газиз Мостафин,Нәгыйм Шакиров һәм башкалардан дин серләренә төшенә башлый. 
Буыннар алмашыну чорын күрә белгән әлеге затлар  аңа авылның имам-хатыйбы  булырга тәкъдим ясыйлар.
- Берникадәр вакыт уйлаганнан соң үземнең ризалыгымны бирдем.  Миңа ул вакытта 37 яшь иде.  Шуңа күрә мәхәллә халкы алдында гел мәчет эше белән генә шөгыльләнә алмавымны аңлаттым. Андый очракларда вазыйфаларны Габделхәй абый Мөбәрәков башкарып торырга килештек. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алдым. Аллаһка шөкер бүгенге көндә аңлашып эшлибез.  Мәчетебездә биш вакыт азан әйтелеп намаз укыла.  Дөрес, авылдашларның мәчеттәге җәмәгать намазларына йөрүчеләр санын артуын һәрдаим теләп торам, вәгазьлим, - ди Фирдинанд хәзрәт .

Ул 2013 елны бу вазыйфага алынганнан соң авылда истәлекле вакыйгалар шактый күп булды. Мәчетнең 100 еллыгы, авыл халкы өчен гомуми ифтарлар үткәрелде, Казан шәһәрендә узган республикакүләм ифтарга  бер төркем авылдашларын алып баруны оештырды, иганәчеләр һәм мәхәллә халкы булышлыгы белән авыл мәчете заманча төзекләндерелде. 2024 елның ахырында авылда һәм төрле төбәкләрдә яшәүче өч дистәгә якын авылдашларын Гомрә хаҗына  барырга өндәүче дә ул булды. Үзләре җәмәгате белән олы хаҗ, берничә тапкыр Гомрә  кылганнар.

Фирдинанд хәзрәт үз вакытында  авылда берничә ел рәттән үткәрелгән «Кышкы Сабантуй» бәйрәменең башлангычында торды.
Гаиләдә өч малай тәрбияләп үстерәләр. Олы малайлары Айнур югары уку йортын тәмамлаганнан соң авылда төпләнеп кала,гаилә корып үзенең шәхси эшен башлап җибәрә. Уртанчылары Фаил шәһәрдә яши, ә кечеләре Райян быел мәктәпкә бара.  Үзләре зур хезмәт белән яшәгән  әти-әни балаларына да дөрес хезмәт тәрбиясе бирергә тырышалар. 
- Авыл халкы, җирлек башлыклары Харис Гатиятов, хәзер Нияз Гарипов белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Дөньялар тынычлансын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, һәлак булганнар өчен догалар кылабыз. «Имам үзенең мәхәлләсе халкы җәннәткә кермичә үзе  дә кермәс»  дип әйтелә хәдисләрдә. Башкарган эшләребез Аллаһыбызның ризалыгы өчен булса иде,- диде Фирдинанд хәзрәт очрашу ахырында.

Нияз Шайдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса